Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Виноградчылык дөньясына чумдык

Бу культураны үз участокларында үстерүче чистайлылар да семинарда теләп катнаштылар.

Ә бездә андый һәвәскәрләр аз түгел. Беркемгә дә сер түгел, виноград шактый көйсез культура. Әмма, шуңа да карамас тан, һәвәскәр бакчачылар аны безнең киңлекләрдә дә үстерергә өйрәнделәр.

Тәҗрибә уртаклашу өчен семинарга Мари Эл Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстаннан виноградчылар җыелды. Очрашу Казан дәүләт аграр университеты бинасында узды. ВКонтактедагы «Казанская лоза» төркеменә нигез салучы, Татарстанның виноград үстерүчеләре ассоциациясе рәистәше Леонтий Кирягин кунакларны киң колач җәеп каршы алды.

 

Сүз уңаеннан

Ерак 80нче елларда Леонтий Иванович Кирягин, Ессентукида дәваланганда, виноградның файдалы үзлекләре турында лекция тыңлый. Бу культура белән кызыксына башлый, чөнки аңарда йөздән артык биологик актив матдә бар. Аның җимешләре генә түгел, яфраклары да дәвалый. Көньяк төбәкләрдә алардан ясалган ризыкларга сорау зур.

Ул Татарстанда беренчеләрдән булып виноград үстерү эшен үзләштерә башлый. Аның юлында уңышсызлыклар да була. Аның оста куллары аша шактый күп сортлар уза, бик күп әдәбият укыла. Хәзер ул яңа эш башлаган виноградчылар белән тәҗрибә уртак лаша, чөнки ерылган юлдан бару күпкә җиңелрәк.

 

Чистайлылар әлеге мөһим чарадан читтә калмадылар һәм «Чистай винограды» клубы рәисе Владимир Кузнецов, Сергей Иванов, Александр Рогов составында фикердәшләр белән очрашу өчен Казанга юл тоттылар.

Тимур Цветков һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалының әйдәүче белгече Ринат Сәгыйтов чыгышлары кызык лы булды. Алар биологик саклау чаралары җитештерү, файдалы бөҗәкләр, үсемлекләрне тукландыру турында сөйләделәр.

Виноград – үзенә аерым мөнәсәбәт таләп итә торган культура. Ул бик күп авыруларга һәм корткычларга бирешә. Бакчачыларга еш кына химик препаратлар белән профилактик эшкәртү үткәрергә туры килә. Ә экологик яктан чиста продукция аласы килә. Авыруларны җиңәргә бактерияләр, гөмбәчекләр, вируслар нигезендә җитештерелә торган биопрепаратлар ярдәм итәчәк. Шуңа күрә виноград үстерүчеләргә Ринат Сәгыйтов һәм Тимур Цветков күтәргән тема кызыклы булды.

Биологик препаратлар төрле үсемлек авыруларын җиңәргә сәләтле. Әмма бакчачылар күбрәк химик препаратларны куллануны үзләштерделәр, ә биологик булганнары турында аз беләләр.

Химик препаратларны биологик булганнарына тиз генә алыштырып булмый икән. Моны акрынлап эшләргә кирәк. Башта ике төрне дә бергә кулланырга, ә икенче-өченче елга үсемлекләрне биопрепаратлар белән саклауга тулысынча күчәргә мөмкин.

– Биопрепаратлар ничек эшли?

– Россия авыл хуҗалыгы үзәге эшкәртелгән орлыклар белән туфракка эләгеп, үсемлекнең тамыр системасына бактерияләр актив кертелеп, барлыкка килгән патоген флораны юк итә торган препаратлар эшләгән. Гөмбәчекләр туфракны аммоний, фосфор, калий һәм башка туклыклы матдәләр белән баетып, органик кушылмаларны тарката.

– Үзәк тагын нинди эшләнмәләр белән шөгыльләнә?

– Безнең арсеналда тикшерү узган берничә микробиоашлама актив кулланыла. Алар үсемлекләрнең туклануын яхшыртуга ярдәм итә, уңышны арттыра.

– Ә бу бакча өчен файдалы булган боҗралы суалчаннарга ничек тәэсир итә?

– Без, туфракка суалчаннар кертеп, экспериментлар куйдык. Алар барысы да исән калды, аларга берни дә янамый.

– Яңа эшләнмәләрегез турында сөйләгез әле.

– Без биологик инсектицид эшләдек. Әлеге гөмбәчекнең күзәнәкләре, корткычның гәүдәсенә эләгеп, аның тормыш эшчәнлеген бозалар һәм бөҗәк үлә.

Шулай ук без корткычларга каршы көрәшергә ярдәм итүче файдалы бөҗәкләр үрчетү өстендә эшлибез. Мәсәлән, файдалы бөҗәк трихограмма үз йомыркаларын корткыч күбәләкләр йомыркаларына сала, шул рәвешле аларга туклану тәэмин итә.

Семинарда катнашучылар әлеге тема буенча фикер алышуга актив кушылдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ә чыгышлар арасындагы тәнәфесләрдә күпләр үзләренең йорт яны участокларында биопрепаратлар куллануга күчәргә карар иттеләр, өстәвенә, аларны Татарстанда җитештерәләр.

Биоашламаларга зур игътибар бирелүе аңлашылды.

Казан блогеры-бакчачы Ленар Әхмәтов виноградны тәрбияләү нигезләре турында сөйләде, чөнки һәр төбәктә эшкәртү схемалары аерылырга мөмкин.

Соңыннан бакчачылар җимеш бирә торган агачларны ялгау өчен үзара алмагач, абрикос чыбыкчалары белән бүлештеләр.

Айрат Җәлалетдиновның чыгышы бик матур булды. Ул гади барменнан сәнәгать виноградчысына әйләнүе турында сөйләде. Бу хакта киләсе мәкаләдә укыгыз.

 

Чистай виноградчылары турында

Үз вакытында якташыбыз, горгазның баш инженеры Владимир Кузнецов танылган Чистай виноградчысына әвереләчәген күз алдына да китермәгән.

Владимир Марсович бу культураны үстерү белән 2001 елда шөгыльләнә башлый. Хәзер аның сорт сынау участогында 50дән артык сорт бар. Ел саен ул Интернет аша виноградның яңа сортларын алдыра, үз фикердәшләренә тәкъдим итәр алдыннан, аларны тикшерә, җитешсез һәм өстенлекле якларын ачыклый.

Хәзер Владимир Марсович гадәти булмаган «Кара орхидея» исемле яңа сортны сыный. Күп төрләр арасында аның иң яраткан сортлары – «Фрумоасу Альбе», «Самородок», «Прима Украины».

Әмма аның мавыгулары моның белән генә чикләнми. Ул алма, алыча, абрикос, кара бөрлегән һәм башка культураларны үстерергә өлгерә. Өстәвенә, Владимир Кузнецов тәҗрибәле бакчачы-экспериментатор: абрикос агачына берничә сорт ялгаган.

 

Александр Рогов телемастер булып эшләгәндә, еш кына чакырулар буенча йөргән. Бервакыт аны кара һәм яшел виноград белән сыйлаганнар. Алар шулкадәр тәмле һәм баллы булган, Александр шунда ук өч виноград куагы сатып алган. Ул вакытта виноград аның өчен бик сирәк җимеш булып тоелган.

Вакыт узу белән яшь бакчачы аны карарга өйрәнгән. Бу эшкә башы белән чумган. Башка виноградчылар белән танышкан, сортлар белән алмаша башлаган, тәҗрибә уртаклашкан.

Аннары питомниклардан яңа сортлар алдырган. Шулай итеп, аның коллекциясе 40 төргә кадәр арткан. Шушы көннәрдә ул тагын 15 сорт сатып алган.

Александр үз бакчасында үсә торган җимеш агачлары белән дә эш итә белә, аларны ялгый, артык ботакларны кисә.

Хатыны Надежда да иренең виноград үстерү белән шөгыльләнүен


 

Ерак 1986 елда Сергей Иванов кояшлы җимеш – виноград үстерә башлый. Әмма ул вакытта бердәнбер «Изабелла» сортының тәм сыйфаты аны канәгатьләндерми, әчкелтем кебек тоела.

Виноградчы баллырак сортларны эзли башлый. Бервакыт Данауровкага баргач, ул җирле агрономда бакча культуралары исемлеге белән документ күрә, алар арасында виноград та була. Сергей Николаевич аны сатып ала. Виноград эре җимешләр бирә, әмма куак авыру булып чыга. Ә ул вакытта бернинди фунгицидлар да булмаган, хәтта андый сүзне дә белмәгәннәр. Аңардан котылырга туры килгән.

Соңрак үсентеләрне Воронеж, Кырым, Волгоградтан алдыру мөмкинлеге барлыкка килгән. Ассортимент 100 сортка кадәр арткан. Хәзер аларның бер өлешен виноградчы юк иткән, бары иң тәмле, авыруларга чыдам 70кә якын сортны гына калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев