Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Виноград үстерү теләге телемастерны колачлап ала

Язмыш Александр Роговны виноград үстерү шөгыленә алып килә.

Шушы көннәрдә Надежда һәм Александр Роговларның бакчаларында булып кайттым. Бакчаларының һәр почмагында тәрбия сизелә. Беренче адымнан ук андагы атып утыручы матур чәчәкләр, өлгереп килүче виноград тәлгәшләре игътибарны җәлеп итә.

Александр берничә дистә ел инде телемастер булып эшли. Аның эшчәнлеге турыдан-туры кешеләр белән аралашуга бәйле. Шулай, телевизор ватылу, ни гаҗәп, зур мавыгуга китерә.

– Барысы да нәрсәдән башланды соң?

– 25 ел элек бер адрес буенча телевизор төзәтергә килдем. Мине виноград белән сыйладылар, ә ул чакта аңа бәя шактый кыйммәт иде. Мин баш тарта башладым, әмма ир-ат моның үз участогында үстерелгән виноград булуын әйтте. Мин бик гаҗәпләндем. Без бакчага уздык, шунда мин безнең полосада да виноград үстерергә мөмкин булуына инандым. Әлбәттә, минем дә виноград үстереп карыйсым һәм гаиләмне татлы җимеш белән сыйлыйсым килде.

– Хатыныгыз сезнең башлангычыгызны хупладымы?

– Әлбәттә! Надежда бакчабыздагы яңа үсемлекләргә шат иде. Ул – минем ярдәмчем, татлы җимешләрне беренче авыз итеп караучы. Надя чәчәкләр ярата. Ул аларны иркәләп үстерә һәм һәр чәчәккә сөенә. Бакчабызның һәр почмагы ачык буяуларга күмелгән. Кайчагында без урын бүлешәбез, чөнки һәркем участокның бер өлешен үз файдасына алырга тели. Әмма барысын да тыныч кына хәл итәбез.

– Хәзер сездә виноградның ничә сорты бар?

– Мавыгуым көчәя бара. Хәзер 40 җимеш бирә торган сортым бар, тагын 6 төпне яз көне утыртырга планлаштырам. Хәзерге вакытта кайбер сортлар миңа ошамый инде. Сәбәпләре төрле: җимешләре һәм тәлгәшләре өлгереп бетми, тәм сыйфаты ошамый башлый, куаклар авыруларга тиз бирешә. Хәзер виноград куакларының күбесе өлгерү чорында һәм мин кунакка йөрим, башка виноград үстерүчеләрнең җиләк-җимешләрен ашап карыйм. Нинди дә булса сорт ошаса, сатып алам.

– Виноградтан нәрсә ясыйсыз?

– Хатыным компот яба, ә мин шәраб куям. Виноградның күпчелек өлешен дусларыма, күршеләремә таратам, болай да ашыйбыз. Бакчада нәрсә дә булса эшләгәндә виноград тәлгәшен кулыңа аласың да, рәхәтләнеп ашыйсың.

– Сезнең фикердәшләрегез бармы?

– Әлбәттә! Шәһәрдә виноград үстерүчеләр саны елдан-ел арта. Мин озак еллар виноград үстерү белән шөгыльләнүче, бу өлкәдә тәҗрибәләре зур булган виноград үстерүчеләр Николай Синявин, Сергей Иванов, Владимир Тихомиров, Владимир Кузнецов һәм Владимир Севастьянов белән тыгыз аралашам. Без виноград эшкәртүдә килеп чыккан мәсьәләләр буенча фикер алышабыз, чөнки бу культура безнең климаттан түгел. Безнең полосага хас булмаган бик күп авырулар бар. Оидиум, милдью, трипс һәм талпаннар барлыкка килмәсен өчен күзәтеп торырга кирәк. Профилактик эшкәртүләрне вакытында үткәрү зарур. Үз төркемебезне булдырдык, анда авыруны билгеләү өчен җиләк-җимеш һәм яфракларның фотосурәтләрен урнаштырабыз. Сатып алган яңа сортлар белән уртаклашабыз, аларның уңай һәм тискәре яклары турында сөйлибез. Шулай ук без бер-беребезгә кунакка йөрибез, дегустацияләр үткәрәбез. Фикердәшләр булганда, эш тә шатлык китерә.

– Өлгерә башлаган виноград нинди хисләр уята?

– Әлбәттә, виноградның үсеп җитүенә сөенү, канәгатьләнү хисе барлыкка килә. Виноградны тәрбияләү җиңел түгел, әмма кызык, мавыктыргыч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев