Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Вилле Хаапасало Европага Татарстанның бай мирасы турында сөйләячәк

    Фин актеры, режиссер Татарстан турында тапшырулар циклын төшерә, ул 26шар минут дәвам иткән ун сериядән торачак. Артист май башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Фильмнар циклы республиканың кызыклы урыннары турында төшереләчәк.

    Чистай фин кунагын бай тарихи үткәне, сирәк очрый торган архитектура корылмалары һәм гүзәл Чулман белән җәлеп итә. Бу матурлыкны ул үз фильмында Европа, аерым алганда, фин тамашачысына күрсәтергә тели.  

    Беренче эш итеп Вилле Хаапасало Скарятин бакчасына юнәлә. Биредә ул Пастернак музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рафаил Хисамов белән очрашты. Туган якны өйрәнүче фильм төшерү белән шөгыльләнүче төркемгә сәүдәгәрләр чорыннан башлап заманча туристик программага кадәр шәһәр тарихы турында сөйләде. 

    – Шәһәребезнең бай тарихы турында сөйләү өчен бер көн генә җитмәячәк. Әмма кайбер мәгълүмати белешмәләрне мин аларга тәкъдим иттем. Кунакларны барысы да – борынгы заманнардан алып бүгенгесе кызыксындыра, шуңа күрә шәһәр турында кыскача сөйләү мөмкин түгел.  Безнең тарих белән шулкадәр күп кеше кызыксына, шуңа да мин мондый игътибарга күнектем. Чис­тай турында сөйләү – минем өчен зур дәрәҗә, – ди Рафаил Хәмит улы. 

    Вилле үзенең кечкенә, әмма бердәм командасы белән килгән. Ул ике оператор – Евгений һәм Руслан, тагын бер режиссер Антон Легат, режиссер ярдәмчесе Александрадан тора.  Аларның һәркайсы үз эшенә бик җаваплы карый, чөнки фильм төшерү җиңел эш түгел. Аларның бурычы – чәчәккә кунган күбәләкне, бакча буйлап узып баручыларның, балаларның көлүен һәм хәтта ерак түгел генә йөгергән эткә кадәр барысын да җентекле төшерү.

     – Тамашачының биредә үзе булган кебек һәр детальне күрүен телим, – дип билгеләп үтте Вилле.

    Танылган актер, режиссер тамашачыга Скарятин бакчасын гына түгел, ә Пастернак музеен, шәһәрнең яр буен һәм башка тарихи урыннарны да күрсәтәчәк. Төшерү төркеме программасы минутына кадәр язылган. Әмма фильм төшерү планлаштырылмаганча да килеп чыгарга мөмкин. Бу юлы да Хаапасало кино төшерү процессында бөтен төркемгә гүзәл Чулман буен һәм Никольский соборын төшерү өчен кабат яр буена әйләнеп кайтырга кирәк булачак, дип билгеләп үтте. 

    Фильм төшергәндә Вилле Хаапасало һәрвакыт бер принципка таяна. Ул, гадәттә, аралашачак кеше яки урын турында берни белми. Режиссер тапшыруны шул рәвешчә оештыра, кешеләр тарихны үзләре сөйли. Вилле җирле халык белән аралашу аша теләсә кайсы төбәк белән таныша. Өстәвенә, Хаапасало сүзләренә караганда, ул кадрда аралашканчы, барысы да табигый булсын өчен, кеше белән алдан очрашып сөйләшми.

    – Бүген без сигезенче программаны төшерәбез. Татарстан, минемчә, искиткеч төбәк! Мине биредәге мәдәниятләр, халыклар, диннәр төрлелеге таң калдыра. Биредә халык дус-тату яши, бу аеруча сөендерә! Мин гади турист, минем максатым – тамашачыларга республика турында мөмкин кадәр күбрәк кызыклы итеп сөйләү, – дип уртаклаша Вилле. – Шәһәрләр тарихы, әлбәттә, минем тапшыруларымда алдынгы урын алып тора, әмма төп түгел. Мин очрашкан, алар ярдәмендә күп нәрсә белгән кешеләр һәрвакыт мөһим урын алып тордылар. Тапшыруның әлегә исеме юк, әмма анда, һичшиксез, «Татарстан» сүзе булачак. 

    Программада җирле халык милли гореф-гадәтләре, ризыклары, халыклар мәдәнияте турында сөйләячәкләр. Һөнәрчеләр осталык серләрен ачачак. Шулай ук программаның бер өлешен Вилле яраткан мавыгуы – балык тотуга багышлый. Аның безнең шәһәргә килүе нәкъ менә шуның белән тәмамланды. «Чиста болыннар» табигать тыюлыгында фин җирле һәвәскәр балыкчылар белән очрашты. Алар балык тоту үзенчәлекләре турында сөйләштеләр һәм тотылган балыктан балык шулпасы пешерделәр. 

    Киләчәктә тапшыру төшерүче төркемне турның дәвамы көтә, аның нәтиҗәсен бу көздә Европа, аерым алганда, фин тамашачылары бәяләячәк. Вилле үз тапшыруында шулай ук Казан, Зөя, Кама Тамагы, Тәтеш, Болгар, Яр Чаллы, Алабуга һәм Лаеш районы турында сөйләячәк. Тапшыруның беренче чыгарылышы 1 сентябрь көнне балык тоту, табигать һәм сәяхәтләр турында яңа фин каналында чыгачак дип көтелә. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: