Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеринарлар вируслы авырулар белән көрәштә оператив чаралар күрделәр

Октябрь башларында Башкортостанда беренче тапкыр 40 ел эчендә аеруча куркыныч авыру табылды: мөгезле эре һәм вак терлектә тилчә авыруы барлыгы ачыкланды.

- Бүгенге көнгә Татарстанда тилчә авыруы чыганаклары юк. Республика территориясендә, шул исәптән, Чистай районында, бу авыру куркынычы юк, тулысынча иминлек хөкем сөрә, - дип хәбәр итә Чистай дәүләт район ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. - Без бу авыру хакында оныттык дисәк тә буладыр, әмма өлкән буын Гайдайның «Кавказ тоткыны» фильмы буенча Вицинга, Никулинга, Моргуновка ничек итеп «өр-яңа прививкалар» ясаулары турында яхшы хәтерлиләр әле...
Татарстан белән Башкортостан Республикасы чик буенда 10 тәүлек әйләнәсе ветеринар-поли­ция постлары куелды. Алар терлекләр, терлекчелек продукциясе, терлек азыгы ташучы машиналарны дезинфекцияләү һәм карау үткәрәләр. Авыруны ачык­лау үткәрелгән инде, аңа «О» вирусы төре куелган.
Якынча исәпләүләр буенча Башкортостанда 500 баш мөгезле эре терлек яндырылган. Алар белән беррәттән, янәшәләрендә булган мөгезле вак терлек һәм кош-корт та юк ителгән. Әзерләнгән азык запасы да юкка чыгарылган.
- Тилчә - ул карантин авыруы, җитмәсә вирус тиз һәм ерак араларга азык- төлек, терлек азыгы аша тарала, - дип сөйли ТР Министрлар Кабинеты Төп ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең ветеринария инспекторы Евгений Кулясов. - Тилчә вакытында тире катламнары һәм лайлалы тышчалар зарарлана. Әлеге авыру вакытында иң ышанычлы бердәнбер юл - инфекция чыганакларында һәр баш терлекне тулысы белән юк итү. Хәзер безгә башкорт сөте һәм башкорт ите кертү катгый тыела.
Тилчә авыруы терлек сөте һәм сөт прдуктларын кулланган кешеләрдә дә булырга мөмкин. Шуңа күрә базарда хуҗалыктан китерелгән сөт сатып алсагыз, кайнатып алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай