Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ветеринарлар мөгезле эре терлек туберкулезы белән көрәшәләр

    Соңгы вакытта районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында туберкулез белән авыру терлекләрне торган саен күбрәк ачыклый башладылар.

    - Туберкулез - кешеләрдә һәм терлекләрдә була торган йогышлы хроник авыру, - ди ТР МКның баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге начальнигы Нияз Дәүләтханов. - Бу авыру терлекчелеккә продуктлылык кимү, сөтне йогышсызландыру, терлекләрне вакытыннан алда яраксызга чыгару һәм сугымга тапшыру, авыруга каршы озакка сузылган һәм кыйммәтле чаралар һәм башка матди чыгымнар белән бәйле зур икътисадый зыян сала.
    Инфекциянең чыганаклары - туберкулез белән авыру терлекләр, аларның организмыннан авыру сөт белән бүленеп чыга. Авыруны йоктыру факторлары булып авыру терлекләрнең бүлендекләре белән пычранган азык, су, тирес, көтүлекләр. Яшь бозаулар инфекцияне авыру терлекләрдән савып алынган сөт һәм аертылган сөт аша йоктыра, бозаулар карында чакта ук авыру йоктырырга мөмкиннәр. Авыруны йөртүчеләр зур эпизоотик куркыныч тудыралар, чөнки күп очракларда күрелгән диагностик реакцияләр белән ачыкланмыйлар.
    Туберкулез гадәттә хроник үтә һәм еш кына билгеләре күзгә күренми. Системалы планлы тикшеренүләр нәтиҗәсендә районның дәүләт ветеринария хезмәтләре белгечләре тарафыннан мөгезле эре терлек тиресе астына туберкулин кертү юлы белән планлы диагностик тикшерү үткәрелә, аны керткән урын шешеп тора. Терлекләрдә туберкулинга уңай реакция алар авыру йоктырганнан соң 14-40нчы көннәрдә барлыкка килә. Авыру терлекләрне нигездә аллергиягә тикшерү белән ачыклыйлар, туберкулез белән зарарлану гадәттә терлекне суйганнан соң аның органнарын тикшергәндә ачыклана.
    Туберкулез инфекциясен булдырмау максатында терлекләрне контроль-диагностика үткәрү өчен суялар, материалны тикшерү һәм инфекция булмау турында экспертиза алу өчен лабораториягә җибәрәләр.
    - Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсе тарафыннан узган ел мөгезле эре терлек туберкулезга ике тапкыр тикшерелә, - дип хәбәр итте аның начальнигы Зиннур Шәрипов. - Яз һәм көз айларында 47 мең баш мөгезле эре терлек: авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә - 38 мең һәм шәхси секторда 9 мең тикшерелгән. Туберкулинга уңай реакцияне 135 терлеккә ясалган проба бирә, 43 сыер суелган. Биоматериал Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: