Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеринарлар халыкның азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр

31 августта Россиянең ветеринария хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар арасында Чистай районы ветеринарлары да бар.

Ветеринарларның авыр хезмәтен аңлау өчен аларның эш алымнарын белергә кирәк: белемле булырга һәм армый-талмый эшләргә, хайваннарның һәм кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртырга һәм күп кенә башкалар, боларның барысы да халыкның азык-төлек иминлеге мәсьәләсендә әһәмиятле роль уйный.
Безнең барыбызга да ветеринарлар эше белән очрашырга туры килә.
Мәсәлән, базарга ит алырга барабыз - аның сыйфатын ветеринарлар күзәтә, сөт продуктлары - сөт, каймак, эремчек сыйфаты өчен дә алар җаваплы. Ветеринария хезмәте контрольлек итә торган исемлекне санап бетерсәң, зур урын алыр иде, нигездә, болар авыл хуҗалыгы продуктлары.
- Безнең бурычларыбыз бик күп, - дип сөйли Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Зиннур Шәрипов. - Бу хайваннардагы, авыл хуҗалыгы һәм йорт терлекләрен, кошларны, умарта кортларын кертеп, йогышлы һәм башка авыруларны кисәтү һәм бетерү буенча чараларны тормышка ашыру, терлекчелеккә ветеринария хезмәте күрсәтүнең төбәк планнарын тормышка ашыру. Терлекчелек продуктлары иминлеген тәэмин итүгә, халыкны кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклауга аерым игътибар бирелә.
Ветеринария хезмәткәрләренең төп өлеше районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшли.
Татар Сарсазы авылындагы пункт иң алдынгы участок ветеринария пункты булып санала.
- Яңа модульле пунктны 2014 елда ачтылар, - дип сөйли аның мөдире Илдус Хөснетдинов. - Биш торак пунктка хезмәт күрсәтәбез. Бездә хезмәт күрсәтүдә 700дән артык мөгезле эре терлек, кәҗәләр, сарык­лар бар.
Без килгәндә мөдир ветеринария санитары Язилә Гарипова белән Татар Сарсазы авылында мөгезле эре терлеккә прививка ясый иделәр (рәсемдә).
- Ветеринария пункты эшеннән без канәгать, - дип сөйли авылда яшәүче Салих Мусин. - Әгәр терлекләр белән берәр нәрсә булса, шунда ук ветеринарларны чакыртабыз, алар бик тиз килеп җитәләр.
- Ветеринарларның төп бурычы - терлекләрне дәвалау, - дип сөйли Илдус Ширияздан улы. - Ул прививка ясау, орлыкландыру, стерильләштерү, бозаулату кебек процедураларны үз эченә ала. Терлекчелек тармагында ветеринарларсыз гына мөмкин түгел, шуңа да әлеге белгечләр һәрвакыт кирәк.
- Безнең белгечләр тырышлыгы белән район территориясендә ветеринария иминлеге тәэмин ителә, - дип сөйли ТР МК баш ветеринария идарәсенең ТО ГВИнең ветеринария инспекторы Евгений Кулясов. - Хайваннардагы йогышлы авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән планлы чаралар үткәрелә, продуктларга һәм терлекчелек чималына ветеринар- санитар экспертиза алып барыла, дәүләт ветеринария күзәтчелеге тормышка ашырыла.
Шунысы шатландыра, данлык­лы хезмәт традицияләрен бүген белгечләрнең яңа буыны ышанычлы дәвам итә.
- Без бервакытта да эшсез утырмыйбыз, - дип сөйли З. Шәрипов. - Мәсәлән, хәзер төп бурычыбыз булып котыру чирен һәм дуңгызларның Африка чумасын кисәтү тора, шулай ук башка эпизоотик чаралар буенча да ныклап эшлибез.
Әлеге истәлекле көндә ветеринария хезмәте хезмәткәрләренә нык­лы сәламәтлек, нәтиҗәле хезмәт, иминлек, тотрыклылык һәм тагын да чәчәк атуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай һөнәри бәйрәм Ветеринарлар