Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ветеринар буласым килә

    Чистай балалары ни өчен ветеринар булырга теләүләре турында сөйләделәр.

     

    Максим Булгаков, 10 яшь:

    – Минем өемдә өч песи һәм ике әрлән-джунгарик бар. Киләчәктә эт һәм тагын бик күп песи асрыйсым килә. Бер тапкыр мин тимерчыбыкка чорналган этне коткардым. Песиләребез авыраганда, аларны әни һәм әби белән дәвалыйбыз. Сукбай хайваннарның кыш көне туңып үлүләренә мин бик борчылам. Мин песиләр һәм этләр булган барлык шәһәрләрдә алар өчен сыеныр урыннар булдыруларын телим.

     

    Камилла Михеева, 15 яшь:

    – Хайваннар, балалар кебек – якланмаган һәм эчкерсезләр. Ни кызганыч, аларны тәрбияләргә теләгән кешеләр күп түгел. Кечкенәдән үк мин хайваннар белән эшләргә, аларны дәваларга һәм коткарырга хыялланам. Киләчәктә тормышымны ветеринария һөнәре белән бәйләргә планлаштырам. Кая укырга керергә мөмкин булуы турында белешәм. Безнең гаиләдә бер күзле песи яши. Без аны бик яратабыз.

    Зәринә Хәйруллина, 10 яшь:

    – Ветеринар булырга телим, хайваннарны, бигрәк тә этләрне бик яратам. Безнең өйдә песи һәм ике кечкенә ташбака яши. Мин аларны һәрвакыт карыйм. Ә бабаемның ишегалдында эте бар. Аның янына кунакка килгән саен, эт белән уйныйм, аңа төрле командалар өйрәтәм. Хайваннар турында тапшырулар карарга яратам. Бу миңа аларның токымнарын белергә ярдәм итә. Минемчә, ветеринария – иң игелекле һәм миһербанлы һөнәрләрнең берсе. Зыян күргән хайваннарны коткару, аларның гомерен озайту һәм хуҗаларын өйрәтү – монда җитешсезлекләр юк кебек.

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: