Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеранның өендә булдылар

Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 1 февральдә, 5нче территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Дмитрий Забегаев, 3 нче филиал китапханәчесе Нина Федотова Сталинград сугышы ветераны Вениамин Петрович Ивановта кунакта булдылар.

Ул бик күпләр хәтерләми дә торган нәрсәләрне искә төшерде.Немецлар шәһәр янына августта киләләр, ә штурмны сентябрьдә генә башлыйлар, анда Паулюсның иң яхшы дивизияләре катнашмый. Яхшылап уйлап карасак, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: әгәр дә Сталинрад оборонасы шәһәр эчендә генә юнәлдерелгән булса, ул бик тиз җиңелгән булыр иде. Шулай итеп шәһәрне нәрсә коткарды, дошман һөҗүмен нәрсә тоткарлап тора алды соң? Өзлексез контрһоҗүмнәр.Контрһөҗүмне кире кайтарганнан соң гына сентябрь аенда немецлар яңа штурмга әзерләнә башлыйлар. Совет гаскәрләре тарафыннан барлык һөҗүмнәр төньяк юнәлештән башлана һәм штурм башлангач та тукталмый. Шулай, ныгытма алгач, алар тагын бер контр һөҗүм ясыйлар. Дошманга көчләрнең бер өлешен Сталинградтан күчерергә дә туры килә. Икенче бер һөҗүм совет сугышчылары тарафыннан сентябрь азагында ясала. Мондый һөҗүмнәр дошманга үз көчләрен шәһәр буенча һөҗүм өчен бер җиргә тупларга комачаулык итә, солдатларны даими рәвештә киеренкелектә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай