Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сезнең алда баш иябез!

«Волга-Селект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Чистай районы халкын Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итә!

Безнең барыбыз өчен дә Җиңү көне – үзенчәлекле бәйрәм. Ул Ватаныбызның барлык кешеләрен берләштерә, югалтулар ачысы һәм казанышлар шатлык белән һәркайсыбызның йөрәге аша уза. Кыска, әмма шундый күләмле «Җиңү» сүзе артында миллионлаган совет солдатларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылдагы киеренке һәм авыр хезмәт тора.

Җиңү көненнән 77 ел узды, әмма бу тарихи вакыйга авыр, дәһшәтле һәм канкойгыч сугышта Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаганнар өчен горурлык, халкыбызның батырлыгы, бөеклеге, рух көче һәм ихтыяры символы булып калачак. Безнең бурыч – ата-бабаларыбызның героик батырлыгы турындагы хәтерне саклау!

Җиңүчеләр буынына булган чиксез хөрмәтебезне һәм яратуыбызны, рәхмәтебезне тулысынча белдерә алган сүзләрне сайлап алу авыр. Кадерле ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре, без сезнең алда баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер телибез!

Хөрмәт белән, «Волга-Селект» ширкәте җитәкчелеге һәм коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев