Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеран өендә котлаулар кабул итте

Бу көннәрдә олы яшьтәге кешеләрне хөрмәтлиләр,шуларның берсе - фронтчы Рәис Әхмәтшин.

ТР Дәүләт Советы депутаты Халит Гарифуллин һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов Игелеклелек һәм хөрмәт көне белән котлау өчен Бөек Ватан сугышы ветеранына кунакка килделәр.

Кунаклар шәхсән үз исемнәреннән һәм район башлыгы исеменнән олы кешене котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

– Сез, ветераннар, безнең өчен якын һәм кадерле кешеләр. Сез һәрвакыт безнең белән тормыш тәҗрибәгез, сугышчан үткәнегез турында кыйммәтле истәлекләрегез белән уртаклашасыз. Без сезгә килгәч, һәрвакыт әти-әниләргә кайткан кебек җылылык, ярату, яклау тоябыз, – ди Халит Мәхмүт улы.

Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәис Мөхәммәт улы актив, шат күңелле, оптимист кеше. Аның тормыш иптәше Нәфисә Нигъмәтулла кызы аның озак яшәвенең сере дә шунда ди.

Рәис Әхмәтшинт Волынск өлкәсендә, Польшада, Буг елгасында урнашкан Коваль шәһәрендә сугышкан. Ветеран Краков шәһәрен алуда да катнашкан. Кызганычка каршы, авыр яраланырга да туры килгән. Сакали шәһәрендә урнашкан госпитальдә дәваланган. Халкыбыз зарыгып көткән Бөек Җиңүне дә шунда каршылаган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев