Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Вектор-Навигатор» компаниясе коллективы 10 еллык юбилейны билгеләп үтә

«Вектор-Навигатор» компаниясенең тарихы Чистайда 2006 елның 25 гыйнварында башлана. Бүгенге көндә ул транспортның спутник мониторингы базарында танылган эксперт булып тора.

Компания эшчәнлегенең төп максаты - заказчыларның транспортка чыгымнарын киметү һәм үз предприятиеләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру. 10 ел аз вакыт түгел һәм шушы чор эчендә компания иң эре дәүләт, муниципаль һәм коммерцияви заказчылар өчен 1 меңнән артыграк проектны тормышка ашыра.
«Вектор-Навигатор», үз горизонтларын даими киңәйтеп, Казан шәһәрендә вәкиллек ача һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә транспортны спутник җиһазы белән коралландыра.
Тәҗрибәле белгечләр һәм заманча техник җиһаз ярдәмендә төрле катлаулыктагы проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Алыштыргысыз директор Юлия Классен җитәкчелегендәге компания үзен ышанычлы партнер буларак танытты һәм үз сегментында алдынгы урынны били.
«Вектор-Навигатор»ның шәһәребезнең иҗтимагый тормышында актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Менә дигән хезмәт традицияләре, югары һөнәри осталык һәм белемле хезмәткәрләр компания, шул рәвешчә, Россия базарында шәһәребезнең позицияләрен ныгыталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев