Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә ашыгыч операцияләр үткәрелә

2нче номерлы шәһәр дәваханәсе базасында Чистайның вакытлыча йогышлы авырулар гос­питале Чистай һәм Кама аръягының якын-тирә районнарыннан коронавирус белән авыраучыларны җиденче ай кабул итә. Исегезгә төшерәбез, медицина учреждениесе профилен үзгәртте, 28 апрельдә госпиталь беренче пациентларны кабул итте.

Госпиталь эшләү дәверендә төп дәвалаудан кала, кайбер пациентларга ашыгыч операцияләр үткәрү таләп ителгән. Башка авырулар да үзләрен сиздерә.

Шушы көннәрдә Чистай табиблары командасы Республика клиник дәваханәсенең кан тамырлары хирурглары белән бергә пациентканың аягын ампутацияләүдән сак­лап кала алганнар. Татарстан хәбәрләре каналында хәбәр ителгәнчә, хатын-кыз өзлегә. Пациентканың сүзләренә караганда, аның уң аягы кинәт каты авырта башлый. Коронавирус инфекциясе белән авырган пациентлар өчен тромбоз барлыкка килү хас булуын исәпкә алсак, проблеманы тиз арада хәл итәргә кирәк була. Операциянең уңышлы узуы билгеләп үтелә.

Бу коронавирус инфекция­се йоктырган пациентларга госпитальдә табиблар үткәргән беренче операция түгел.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, профильле белгечләрдән торган мобиль бригадалар тарафыннан кискен хирургия, гинекология, нейрохирургия патологияләре, имгәнүләр вакытында операцияләр үткәрелә. Операцияләр Чистай үзәк район дәваханәсе белгечләре, шулай ук Республика клиник дәваханәсе табиблары ярдәме белән дә үткәрелә, – дип хәбәр итә вакытлыча йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе Гөлназ Хөснетдинова.

Шулай, пандемия чорында хирургия белгечлекләре табиблары сидек куыгында, корсак куышлыгы органнарында операцияләр үткәргәннәр. Кан тамырлары хирургы тарафыннан 2 тромбоэктомия ясалган. Табиб-травматологлар бригадасы сул бот сөягенең ачык сынуын оператив рәвештә дәвалыйлар. Барлык операцияләр уңышлы узган. Коронавирус инфекциясеннән терелгәннән соң, пациентлар алга таба тернәкләнү өчен хирургия стационарларына күчерелгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев