Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узып китмәгәннәр – яралы кошны коткарганнар

Олы йөрәкле чистайлылар кыргый табигатьтә яшәүче кошның гомерен сак лап калганнар.

Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүчеләр үз территорияләрендә яралы кошка тап булганнар. Озак уйлап тормыйча, алар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Соңгылары исә, кичекмәстән шул адрес буенча кошны барып алганнар. Соңрак ачык ланганча, шәһәрлеләр тавык карчыгасын коткарганнар.

– Кошның канатына зыян килгән, ул оча алмый иде. Без аны орнитологка күрсәттек, аның белән хезмәттәшлек алып барабыз. Тавык карчыгасын караганнан соң, белгеч безне җитди җәрәхәтләр юк, кошның канаты тиз арада төзәләчәк дип тынычландырды. Шулай килеп чыкты да, берничә көннән соң без карчыганы табигый яшәү тирәлегенә чыгардык, – дип сөйләде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы җитәкчесе Александр Чебурахтин.

Дәүләт тыюлыгы хезмәт кәрләре чистайлыларга яра лы кош яныннан узып китмәгән нәре һәм шуның белән аның гомерен саклап калганнары өчен рәхмәт белдерәләр. Мондый хәлгә юлыккан һәркемне Чистай шәһәре, Фрунзе ур., 97-а, 2нче корпус адресы буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Белешмә

Тавык карчыгасы – карчыгалар гаиләлегенең иң зур төре, ерткыч кош. Әлеге кошларның күз өстендә ак йоннар бар, алар ак каш сыман күренә. Тавык карчыгасында, әлеге гаиләлекнең башка вәкилләренә караганда, алар киңрәк һәм озынрак. Зур кошларның күз төсе кызыл яки кызгылт көрән, яшьрәкләренең күзләре ачык-сары төстә. Арка, баш һәм канат йоннары, гадәттә, караңгырак төстә; гәүдәсенең аскы өлеше чуар. Әлеге кошлар ылыслы һәм яфраклы урманнарда яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев