Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ярминкәләрдә дуңгыз ите сатмадылар

Быел икенче тапкыр шәһәребезнең биш районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

Беренче ярминкә сентябрь азагында булды, әмма дуңгызларның Африка чумасына карантин кертелү сәбәпле ( ул күптән түгел генә бетерелде), ярминкәләрне хәзер генә үткәрергә рөхсәт иттеләр.
- Миннән кешеләр ни өчен ярминкәләрдә дуңгыз ите юк иде дип сорадылар,- дип уртаклаша үз фикерләре белән Чистай районының дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зиннур Шәрипов. - Дуңгызларның Африка чумасы буенча карантин бетерелсә дә, 2017 елның 21 апреленә кадәр дуңгызларны, аларны суйганнан соң алынган продуктларны читкә чыгару, дуңгыз ите сату һәм район халкыннан дуңгыз ите сатып алу тыела. Шуңа да авыл халкы ярминкәләргә дуңгыз ите алып килмәде. Әмма дуңгыз ите сатуда булачак. Аны Татарстанның карантин зонасына эләкмәгән башка районнарыннан китерәчәкләр.
Авыл халкы үстерелгән һәм җитештерелгән продуктларның киң ассортиментын тәкъдим иттеләр: барыннан да элек яшелчә, бәрәңге, ит (сыер, сарык, кош), бөртек, сөт һәм сөт продукциясе, бал сатылды.
Ярминкәләрдә кышкыга запас әзерләүче шәһәрлеләр күп иде. Югары базарга халык иртәдән үк тартылды.
- Бер сәгать эчендә диярлек бөтен бәрәңгене, суганны, чөгендерне, кишерне, сыер итен сатып бетердек, - дип сөйли Түбән Кондрата авыл җирлеге башлыгы Сергей Васильев.- Әле сәгать тугыз гына, ә без бөтен нәрсәне сатып бетердек инде.
Иске Роман авылыннан пенсионер Мансур Мөхетдинов үз бакчасында үстерелгән продуктларны алып килгән.
- Бик теләп кәбестә, бәрәңге, кишер алалар,- дип сөйли Мансур абый.-Чистайга юкка гына килмәгәнмен: шәһәрлеләрне сатулашу мөмкинлеге булу шатландырды, ә моны бит бары тик ярминкәләрдә генә эшләргә мөмкин.
Чистайлылар аеруча бөртек, бигрәк тә бодай белән арпаны сатып алдылар.
- Бирегә бер тоннадан артыграк бодай алып килдек, бик тиз алып бетерделәр,- дип хәбәр итте "Джукетау" фирмасының " Йолдыз" бүлеге машина йөртүчесе. - Киләсе ярминкәгә бодайны күбрәк алып киләчәкбез.
Шул ук вакытта чистайлылар Татар Талкышы авылыннан китерелгән сыер итен бик теләп алдылар. Биредә хәтта чират та барлыкка килде, һәркем үзе теләгән кисәкне сайлап ала алды. Бәясе дә канәгатьләнерлек иде.
Югары базардагы ярминкәдә дә итне бик теләп алдылар.
- Без хәзер казлар суя башлыйбыз, - дип кош ите куелган өстәлне күрсәтте Татар Сарсазы авыл җирлеге башлыгы Рушан Гарипов.- Шуңа да ярминкәгә зур күләмдә кош ите алып киләбез. Шулай ук сөт һәм эремчекне, балны бик теләп алалар.
Нарат-Елга җирлеге бу көнне актив төстә сыер ите сатты, ә район фермерлары ярминкәләрдә суган, чөгендер, кәбестә саттылар.
- Бер ай шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмады, - дип сөйләде Ольга Иосифовна, - шуңа да чистайлыларга бәрәңге һәм яшелчәләрне читтән сатып алырга туры килде. - Билгеле, хәзер ярминкәләр яңадан үткәрелә башлагач, халык аларга ешрак йөрер. Шәһәрлеләр арзанрак бәядән алуны сайлыйлар, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең мөһимлеге - сайлау мөмкинлеге булуда. Шәһәрнең һәм районның үзешчән артистлары үзләренең биюләре һәм җырлары белән ярминкәләргә килүчеләрнең күңелләрен күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Узган ярминкәләр