Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ел чистайлылар хәтерендә нинди вакыйгалар белән истә калды

Йомгак ясау, 2018 елда Чистай районы тормышында булган төп вакыйгаларны искә алу вакыты җитте.

Узган елны чистайлылар тормышында шатлыклы вакыйгалар күп булды. Шуларның берсе яңа балалар поликлиникасы ачылу белән бәйле, ул «Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты» (астагы рәсемдә) проекты буенча эшли. Бер сменада медицина учреждениесе 200гә якын яшь пациентны кабул итә ала.
Поликлиникада шундый дәвалау төрләре бар, аларны алу өчен хәзер Балалар республика клиник дәваханәсенә барырга кирәк түгел. Кечкенә пациентларның күрү, ишетү һәм терәк-хәрәкәт аппараты органнарында булган тайпылышларны дәвалыйлар.
Клиниканың үзенчәлеге шунда, биредә икенче дәрәҗәдәге медик-социаль бүлекчә эшли, анда авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә калган балаларга ведомствоара медицина һәм социаль ярдәм күрсәтелә.
Узган ел безнең шәһәр алгарышлы социаль-икътисади үсеш статусы алды. Инде бүген үк анда өч предприятие резидент булып тора, тагын ике предприятие проектларын яклауга әзерләнә, алар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 400 миллион сум тәшкил итәчәк, 440 эш урыны булдырылачак. Тагын ун предприятие хәзерге вакытта резидент булырга заявкалар әзерли.
Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең эше шәһәр икътисадын киңәйтергә, инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыру юлы белән муниципаль берәмлекнең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә ирешергә ярдәм итәчәк.
Күләмле җитештерү – «Ак Кремль» сыра кайнату заводы ачылу (өстәге рәсемдә) турында да искә төшермичә булмый, аның гомуми мәйданы 150 мең квадрат метрдан артыграк тәшкил итә. Заводның җитештерү куәте – елына 10 миллион декалитр, әмма 2019 елдан ул 20гә кадәр арттырылачак. Барлыгы предприятиедә 270кә якын эш урыны булдырылган. «Ак Кремль» Татарстанда сәнәгый туризмны үстерүче беренче завод булып тора. Моннан тыш, предприятие территориясендә сыра музее оештырылган.
Район икътисады өчен тагын бер мөһим вакыйга булып БРИКС халыкара банкыннан 38 миллион доллар алу тора, ул Чистайда кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү проектын хуплады. Шәһәрдә күләмле ремонт-төзекләндерү эшләре үткәрү, яңа музейлар оештыру, пассажирлар пристанен төзекләндерү һәм башкалар планлаштырылган. Барлык эшләрне 2025 елга кадәр төгәлләү планлаштырыла. Инфраструктур проектлардан кала, мәдәни проектларга һәм социаль тармак объектлары төзүгә басым ясала.
Елны иң яхшы муниципаль практика Бөтенроссия конкурсында  Чистайның «Милләтара дуслыкны һәм килешүчәнлекне ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә милли сәясәт тармагында башка чараларны гамәлгә ашыру» номинациясендә җиңүе турындагы шатлыклы хәбәр төгәлләде.
Татарстан бюджетына федераль бюджеттан 3,5 миллион сумнан артыграк суммада җирле бюджетка җибәрү өчен бюджетара трансферт тәкъдим итәчәкләр. Бу акча китапханә системасын яхшыртуга тотылачак.
2019 елда чистайлыларның сөенергә сәбәпләре күбрәк булыр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X