Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уйлап чыгарылган товарны сатып, 13 кешене алдаган

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – Оренбург өлкәсендә яшәүче бер ир-ат. Ул караклыкта гаепләнә.

Ир-ат үзен автозапчастьләр кибете сатучы буларак таныштырып, 13 кешене алдаган. Шулай, 100 мең сумга якын акча эшләгән. Тик хәзер акчаны кире кайтарырга һәм җинаять җаваплылыгы тотарга туры киләчәк.

Суд утырышын ачык дип игълан иттеләр. Анда судья, хөкем ителүче, дәүләт гаепләүчесе һәм адвокат катнашты. Зыян күрүчеләр арасында – 13 кеше. Һәм алар чистайлылар гына түгел. Күбесе Оренбург өлкәсендә яши. Билгеле сәбәпләр аркасында, аларның берсе дә утырышка килә алмаган. Шуңа да карамастан, суд урында эшне карауны дәвам итәргә карар кылды.

Судья хөкем ителүчегә торып басарга һәм берничә сорауга җавап бирергә кушты. Регламент шундый. Гаепләнүче үзе белән таныштырды һәм шәхси мәгълүматларны җиткерде. Массакүләм мәгълүмат чараларының булуы аны кыен хәлдә калдырмады, ир-ат үзен тыныч тотты, бөтен мәгълүматны судта катнашучыларга аңлаешлы һәм җентекләп җиткерде.

Аннары сүз прокурорга бирелде. Суд каршында аның чыгышы иң озыны булды. Кырык минут ул хөкем ителүче гаепләнгән мошенниклык эпизодларын укыды. Хөкем ителүче мошенниклык гамәлләрен «ВКонтакте» социаль челтәрендә башкарган.

– Хөкем ителүче үз өендә «Интернет» челтәрен, шулай ук кесә телефонын кулланып, кешеләргә автомобильләр өчен запас частьләр тәкъдим итә. Болар – механик күчергечләр тартмасы, автомобильнең кышкы һәм җәйге шиннары комплектлары, кузов элементлары: канат, ишек, капот һәм уң яктагы алгы канат, алгы бампер һәм автомобиль өчен алгы сул як канат, руль гидрокөчәйткече, автомобиль өчен коелма дисклар, көпчәкләр комплекты, – дип хәбәр итте дәүләт гаепләүчесе.

Сатып алучылар алдында милекне сату буенча йөкләмәләрне үтәү нияте аңарда, әлбәттә, булмый, чөнки товар алдан уйлап чыгарылган була. Алдау юлы белән ир-ат 99150 сум 78 тиен акча эшләгән. Гаепләнүченең сүзләренә караганда, өлешчә зыянны ул каплаган инде. Чистайлыларның берсенә ул 8120 сум акчаны кире кайтарган. Калган зыян күрүчеләргә дә акчаны кире кайтарырга вәгъдә бирде. Җинаять эше кысаларында калган зыян күрүчеләргә җинаятьче китергән зыянны каплау турында гражданлык дәгъвалары каралды. Суд дәгъваларны канәгатьләндерде.

Хөкем карары чыгарыр алдыннан судья якларның фикерләрен тыңлады.

– Хөкем ителүчене 159нчы маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип тануны һәм һәр эпизод буенча 260 сәгать мәҗбүри эш, 159нчы маддәнең 2нче өлеше буенча 8 айга иректән мәхрүм итүне сорыйм. Соңгы җәза итеп 2 елга иректән мәхрүм итүне билгеләгез, аны 1 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы дип санавыгызны сорыйм, – диде прокурор.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, моннан тыш, тикшерү барышында ул җинаятьне ачуга ярдәм иткән. Җәза билгеләгәндә бу һәм башка фактларны яклаучы судтан исәпкә алуны сорады.

– Бәян ителгәннәр нигезендә, хөрмәтле судтан җәзаны реаль иректән мәхрүм итү белән бәйләмәүне сорыйм, – дип билгеләп үтте адвокат.

Хөкем ителүчегә дә соңгы сүзне бирделәр.

– Мин үкенәм һәм якын арада бөтен зыянны капларга телим. Алданган кешеләрдән гафу үтенәм, – диде ир-ат.

Суд киңәшмә бүлмәсенә хөкем чыгару өчен кереп китте.

Шулай, ир-атка 3 ел сынау срогы һәм билгеле вазифаларны йөкләү белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Суд хөкем карарын җиңеләйтә торган шартларны: элегрәк хөкем ителмәвен, җинаятьне ачуга актив ярдәм итүен, бер зыян күрүчегә китерелгән зыянны каплавын исәпкә алды. Хөкемне авырайта торган шартлар билгеләнмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев