Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңышны җыеп алу җиңел булмаячак

«Закамье» авыл хуҗалыгы предприятиесе районда беренчеләрдән булып уңышны җыеп алуга кереште.

Быел ул гадәттәгедән соңрак башланды.
- Кичә төштән соң «Казанская-285» сортлы уҗым бодаен җыеп алуга керештек, - дип аңлатты хуҗалыкның баш агрономы Алмаз Гатауллин. - Аны быел 790 гектар мәйданда чәчкән идек. Беренче суктыру яхшы уңдырыш күрсәтте - һәр гектардан 50 центнер. Моннан ерак булмаган урында «Маргарита» сортлы сабан бодае өлгереп китә, ул 100 гектар урында чәчелгән. Быел көнбагышка һәм борчакка өстенлек биреп, бодай өчен мәйданны киметтек, - ди Алмаз Габидулла улы. - Шулай, «Ватан» сортлы борчак 400 гектарда чәчелде. «Раушан» сортлы арпа икеләтә күбрәк мәйданны биләде, «Батыр» сортлы карабодай 150 гектар җирдә чәчелде.
Шул арада уҗым бодае чәчелгән басуга берьюлы алты комбайн чыкты.
- Узган елны алты комбайн булса, быел уңышны җыеп алуга ун комбайн җәлеп ителде, - дип хәбәр итте директор Рөстәм Нуретдинов. - «Дон - 1500» комбайныннан кала «Акрос»лар да сатып алдык.
Басуда янәшә генә «Акрос-585» комбайнында Радик Ногманов һәм «Дон-1500»тә Евгений Козлов эшлиләр.
- Хуҗалыкта урып-җыю мәйданнары 2800 гектар тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Радик, - шулай итеп, быел бер комбайнга йөкләнеш чагыштырмача зур түгел. Күптән түгел карабодайны чаптык, хәзер уҗым бодаен суктыруга күчтек. Ике КамАЗ яңа уңыш ашлыгын ындыр табагына ташып өлгерми, комбайн бункерлары тагын тула.
Эссе һава торышы эшләрне турыдан-туры үткәрүгә мөмкинлек бирә. Хуҗалыкта культураны махсус матдә белән эшкәрткәннәр һәм бодай кыскарак булып үскән. Бу бодайның көчле җил һәм яңгырлар вакытында җиргә ятуына юл куймый. Моннан тыш, хуҗалыкта өч салам ваклагыч сатып алынган, аны тиз арада басудан җыеп алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урып-җыю йомгаклары буенча республика хуҗалыкларында алдынгы экипажларны хуплау карар ителде. 200 премия бүлеп бирелде, һәрберсе 100 мең сум күләмендә. Ә район хуҗалыкларында шулай ук төрле маркадагы комбайннар өчен бөртек суктыру буенча планны арттырып үтәгән өчен 500 сум күләмендә премияләр гамәлдә булачак.
- Урак өсте быел җиңел булмаячак, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин, - чөнки узган еллардагы кебек үк июль уртасында түгел, ә августның беренче ункөнлегендә, ике атнага соңга калып, эшне башладык. Хәтта көннәр дә бер сәгатькә кыскарды, бу да эшләргә комачаулый.
Районның барлык хуҗа­лыклары диярлек урып-җыю кампаниясенә керештеләр. Уңышны 48 мең гектар мәйданда җыеп алырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай