Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңыш куркыныч астында

Республика басуларында хәл начарая бара. Республиканың 22 районында иминлек критериена күчтеләр, бу чорда авыл хуҗалыгы культуралары үсеше туктый. Монда корылык гаепле, ул югары температура һәм кайнар җил сәбәпле барлыкка килде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференциядә әлеге һәм башка сораулар тикшерелде.
Республиканың кайбер районнарына, шул исәптән Чистай муниципаль районына да гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Барлык хуҗалыкларда уҗым культуралары юкка чыкты яки силоска салынды, бөртек үзе кечкенә, шуңа да югары уңыш көтәргә туры килми, хәзер бөтен өмет сабан культураларында.
Саранча таралуы да хәлне катлауландырды, элек ул республиканың ике районында, шул исәптән безнең районда да күренгән булса, хәзер Татарстанның 20 районында булуы ачыкланды. Хәзер аграрчыларны терлек азыгы әзерләү генә коткара ала. Үләннәрне беренче чабу ярыйсы гына узды, шул исәптән Чистай районында, хәзер бөтен өмет икенче чабуда. Азык балансын болыннарда чабып та тулыландырырга була. Рөстәм Миңнеханов барлык җитәкчеләрне терлек азыгы әзерләүгә җитди игътибар бирергә, терлекчелекне үзебездә җитештерелгән азык белән тәэмин итү өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга чакырды.
Республикада торакны капиталь ремонтлау алып барыла, барлыгы 3,5 миллиард сумлык эшләр башкарылган, бу бер елга планлаштырылганның 75 процентын тәшкил итә. Капиталь ремонт шартларын тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән өчен һәм яшәүчеләрдән дәгъвалар керү сәбәпле, кайбер подрядчиклар алмаштырылды.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча барлык 167 объектта да эшләр алып барыла - түбә, тәрәзәләр, керү ишекләре, эчке ишекләр, сан­узел, эчке челтәрләр, фасад ремонтлана. Эчке биналарны бизәкләү коррекция мәктәпләрендә генә, шул исәптән безнең Татар Ялтаны мәктәбендә дә каралган.
Соңыннан Президент Казанда футбол стадионын төзүгә зур өлеш керткән республиканың барлык районнарындагы төзүчеләргә рәхмәт белдерде, биредә чистайлыларның да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев