Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ут белән шаярырга ярамый

Балаларның ут белән шаярулары янгыннарның төп сәбәпчесе булып тора.

Практика күрсәткәнчә, күп очракта әлеге янгыннар балаларның ут белән сак эш итмәүләре, өлкәннәрнең ныклы контроле булмау, балаларның ялы дөрес оештырылмау нәтиҗәсендә дә килеп чыга.

– Ут белән балалар шаяруы иң кискен проблема булып тора. Шуны нык истә тотарга кирәк, иң төп бурыч – әлеге фаҗигане булдырмау, алдан чаралар күрү, – дип сак булырга өнди Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Руслан Сафиуллин. – Безнең бар тырышлыгыбыз балалар белән көндәлек профилактик эшләргә юнәлдерелергә тиеш. Шул чакта гына без янгыннарны булдырмаска яисә аларның санын азайтуга, балалар имгәнүләреннән һәм төрле күңелсез хәлләрдән качып котыла алачакбыз. Чөнки балаларның һәр гамәле өчен һәр очракта без, өлкәннәр, җавап бирәбез.

Янгын инспекторы балаларга начар үрнәкләр күрсәтмәскә, алар алдында тәмәке тартмас ка, караңгы җирләрне яктырту өчен кәгазьләр яндырмаска киңәш итә.

– Шырпыларны балалар буе җитмәслек җирләрдә саклагыз. Бернинди очракта да өйдә төзек булмаган һәм үзлегеңнән ясалган электр приборлары тотмагыз. Иминлек таләпләре туры килүгә сертификаты булган, электр чыганагыннан автоматик сүнүгә сәләтле төзек көнкүреш техникасыннан гына файдаланыгыз. Шуны исегездә тотыгыз: кечкенә генә игътибарсызлык та зур фаҗигагә китерергә мөмкин, – дип кисәтә белгеч.

Әгәр дә сез балаларның мөстәкыйль рәвештә учак кабызуларын, шырпы, зажигалкалар, кайнар сыекчалар белән уйнауларын күрсәгез, битарафлык күрсәтмәскә, аларны бу куркыныч гамәлләреннән туктатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев