Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Успенский хатын-кызлар монастыре турында китап нәшер ителде

    Тикшеренү эшенең авторы – тарих фәннәре докторы Надежда Вәлиева.

     

    Әле күптән түгел генә Мәскәү нәшриятларының берсендә «Казан епархиясенең Чистай Успенский хатын-кызлар монастыре: 1860-1920 еллар» китабы дөнья күрде. Аның авторы – тарих фәннәре докторы, профессор, РФ югары һөнәри белемнең мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Вәлиева.

    Бу басма – Россия тарихының реформадан соңгы чорында булдырылган Успенский хатын-кызлар монастыре турында беренче тарихи тикшеренү. Надежда Геннадьевна бу китапны Чистай өязе Иске Чишмәдә туган Акилина Ивановна Плотниковага багышлаган.

    «Диндар әбиемнән балалар акылына аңлаешсыз «монастырь» сүзен беренче тапкыр ишеткәндә мин әле кечкенә кыз идем. Ул безнең шәһәрдә «Елгачылар» поселогы янында урнашкан иде. «Монастырь», «обитель», «инокини», «монахини» сүзләрен ул һәр тапкыр аерым җылылык һәм ихласлык белән кабатлый иде. 40тан артык катлаулы, кайчагында шатлыклы һәм киеренке ел узды. Һәм бары тик III меңьеллыкның икенче унъеллыгында гына мин Чистай хатын-кызлар җәмгыяте турында тарихи чыганакларны өйрәнүгә керештем», – дип яза Надежда Вәлиева китапның кереш сүзендә.

    Автор китапны үзәк китапханәдә тәкъдим итте. Ул уку залында җыелган чистайлыларга монастырь тарихы турында ничек һәм кайда мәгълүмат алуы турында сөйләде. Надежда Геннадьевна сүзләренә караганда, монастырь турында язмача таныклыклар күп түгел, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанның архив, китапханә фондларында бераз гына сакланган.

    – Тарихи вакыйгаларны объектив күрсәтү өчен мәгълүматларны һәм фактларны мин анализладым, төрле чыганаклар буенча яңадан тикшердем. Фәнни эшне башкару барышында күзаллауны киңәйтү теләге Казан епархиясенең чиркәү тормышына керткән өлеше зур, әмма аз билгеле булган Россия җирлегенең объектив характеристикасын торгызу белән сугарылды, – дип ассызыклады Надежда Геннадьевна.

    Әлеге китапта Успенский монастыреның барлыкка килүе, архиепископлар Антоний һәм Арсенийның хатын-кызлар гыйбадәтханәсенең тарихи язмышы турында сөйләнә. Шулай ук басма битләрдә монастырь һәм чиркәүләр руханилары һәм башкалар турында мәгълүмат бар. Китап төрле архивлардан алынган тарихи фоторәсемнәр, документлар белән бизәлгән.

    «Чистай шәһәренең хатын-кызлар монастыре тарихы Рус православие чиркәве һәм Казан төбәге тарихы контекстында минем тарафтан яктыртылды. Барлык чорларда да үткәннең рухи-әхлакый мирасында, ата-бабаларыбызның изге гамәлләрендә чагылган заманалар бәйләнешен саклап калу һәм үстерү мөһим. Буыннар бәйләнешен Ватан, шәфкатьлелек, туганлык һәм бурыч төшенчәләре тормыш нигезен формалаштыручы, игелекле эшләрнең һәм гамәлләрнең ышанычлы терәге булган кешеләр генә тоя», – дип яза Надежда Вәлиева.

    Китапның фәнни мөхәррире, Казан федераль университеты ректоры, профессор Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, ул Казан губернасының иң кызыклы һәм үзенчәлекле, Чулман буенда урнашкан шәһәрләренең берсенең рухи мирас буенча хезмәтләр циклын ача.

    «Әлеге китап, иң беренче чиратта, күпсанлы Россия студентлары, мәктәп укучылары, безнең республика, аның рухи-мәдәни мирасы турында тарихи хәтере кадерле булган барлык укучылар арасында үз укучыларын табар, дип ышанам. Мондый китаплар Россиянең күпмилләтле һәм төрле диндәге халкы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне формалаштырырга һәм үстерергә тиеш», – дип яза Илшат Гафуров.

    Китап зур булмаган тираж белән нәшер ителгән. Бер экземплярны автор үзәк китапханәгә бүләк итте. Басма белән уку залында танышырга мөмкин.

     

    Тарихи белешмә

    «Успения Изге Ана хөрмәтенә хатын-кызлар монастырена 1864 елда император Александр II тарафыннан расланган изге Синодны билгеләве буенча 1864 елда нигез салына һәм 1879 елда шәһәрнең төньяк-көнчыгыш читендә, Чулман елгасының биек ярында (автордан искәрмә: 4нче мәктәп янында Елгачылар поселогында ачыла). Монастырь булдыруда башлап йөрүче – Чистай сәүдәгәре Дмитрий Андреевич Поляков. Монастырь сәүдәгәрләр Иван Поляков, Иван Стахеев, Агриппина Остолопова акчасына төзелә. 1905 елда биредә хатын-кызлар монастыре башлыгы, 19 хатын-кыз монах, монахиня булырга әзерләнүче 13 кеше һәм 125 монастырь тормышы белән яшәргә теләүче зат яши. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында монастырь территориясендә ике гыйбадәтханә һәм төрле корылмалар төзелә. Элеккеге Успенский Чистай хатын-кызлар монастыреннән бүгенге көнгә кадәр бер генә гыйбадәтханә дә сакланмаган. Кирпеч хөҗрә корпусы һәм монастырьда ашау-эчү бүлмәсе генә сакланып калган».

    (Татарстан митрополиясенең мәгълүмати-агарту сайты)

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: