Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урып-җыю имин үтсен өчен

...

Тиздән район хуҗалыкларында бөртекле культуралар уңышын урып-җыюга керешәчәкләр. Бу чорда бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләрдән калган көшел – җиңел ялкынсынучы масса. Дала җирендә һәм иген басуында янгын чыгуның иң таралган сәбәпләренең берсе – кеше факторы.

Чәчүлекләрне янгыннардан саклау мәсьәләсе Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә аерым контрольдә тора. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында кисәтү эше кысаларында, бүлек хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән районның барлык иген кырлары янында янгын иминлеге билгеләре, панно һәм аншлаглар кую кирәклеге, шулай ук янгынга каршы режим таләпләрен үтәү турында аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.

Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин берничә таләп һәм кагыйдәне искә төшерә.

– Бөртеклеләрне урып-җыю чорында янгыннарга юл куймас өчен, башаклылар өлгереп җитәр алдыннан автомобиль һәм тимер юлларга якын булган иген басулары киңлеге 4 метрдан да ким булмаган полоса белән чабылган һәм сукаланган булырга тиеш. Бер генә очракта да камыл яндыруга юл куярга ярамый. Барлык урып-җыю техникасы, агрегатлар һәм автомобильләр төзек хәлдә файдаланылырга тиеш. Ашлык җыю агрегатлары беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектланырга тиеш. Комбайннарда һәм тракторларда икешәр янгын сүндергеч, штык көрәкләре, себерке булырга тиеш. Автомобильләрдә – берәр янгын сүндергеч һәм штык көрәге. Комбайн корпуслары җиргә тиеп торган тоташтыргыч металл чыбык белән җиһазландырылырга тиеш, – дип билгеләп үтә Руслан Сафиуллин.

Ул шулай ук аграр сәнәгать объектларын – ындыр табакларын, трактор станнарын, ягулык-майлау материалларын саклау урыннарын, склад бүлмәләрен, контораларны һәм башка бүлмәләрне төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре таләпләреннән чыгып, янгын сүндерү өчен кирәкле күләмдә су белән тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. Янгын сүндерү гидрантларын ремонтларга, янгын сүндерү сулыкларын тиешле дәрәҗәгә кадәр тутырырга кирәк.

– 25 гектардан артык мәйданда иген басуларын җыеп алганда янгын чыга калса, яна торган зонаны сөрү өчен сабан тагылган трактор даими әзерлектә булырга тиеш. Хуҗалык балансында булган янгын сүндерү һәм моңа җайлаштырылган техниканы янгын сүндерү-техник җайланмалар һәм ягулык запасы белән тәэмин итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре янгын иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр, чөнки аларны үтәмәү бөртекле культураларны урып-җыйганда янгын чыгуга һәм күп уңыш югалтуга китерергә мөмкин, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев