Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак иҗат гаиләне ныгыта

Республиканың биш иҗади гаиләсе «Әниләр һәм бәбиләр» дигән музыкаль проектка берләште. Аларга безнең район кешеләре дә кушылдылар.

Татар эстрадасы артистлары үз балалары белән районнарның күп балалы гаиләләре белән концерт бирәләр. Музыкаль проект республиканың 21 районында узачак.

Чистай мәдәни үзәге сәхнәсендә ирле-хатынлы Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева, Гүзәл һәм Илназ Бах, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар үзләренең балалары белән чыгыш ясадылар. Бу кичтә яңгыраган барлык җырлар да балаларга, әти-әниләргә мәхәббәт белән сугарылган, гаилә кыйммәтләрен пропагандалыйлар.

– Проектның асылы да шунда, – ди аның җитәкчесе Гөлнара Хафизова. – Уртак иҗат гаиләне ныгыта, үз халкыбызның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли. Барысы да 2016 елда башланды, ул вакытта биш иҗади гаиләнең тулылануы көтелә иде. Шунда әниләр үзләренең «кызыклы» хәлләре турында бергә җыр яздырдылар, аннары сабыйлары туды, бер-бер артлы җырлар барлыкка килә башлады. Шулай барысы да зур музыкаль проектка әверелде. Чистайга биш гаилә килде, объектив сәбәпләр аркасында Зәмирә һәм Максим Куприяновлар чыгыш ясамадылар.

Проектның үзенчәлеге шунда – танылган артистлар белән бер сәхнәдә районда яшәүчеләр чыгыш ясый. Чистайдан проектта Митаевларның зур, тату гаиләсе катнашты. Нәселне саклаучылар – ата-бабалары, дәвамчылары – балалары, ә аларның чын көче –  оныкчык­лары. Аларның һәркайсы – буыннар чылбырының бер өлеше, хәтер һәм гореф-гадәтләрне сак­лаучылар. Митаевлар гаиләсе үз чыгышында нәкъ менә шуны күрсәтте дә инде.

Алар гаилә тормышында иң шатлыклы мизгелләрнең берсен – яңа туган сабые белән яшь әнине нәсел оясында каршы алу күренешен күрсәттеләр. Барысы да тормыштагы кебек: хатирәләр, яшь гаиләгә теләкләр, җырлар, сый-хөрмәт белән табын янында утырулар.

Митаевлар белән без грим салу бүлмәсендә аралаштык, аларны гармун тавышы буенча таптык – чыгыш ясарга әзерләнә иделәр.

– Без гаиләдә алты бала үстек. Тату яшибез, еш кына туган җиребездә – Татар Сарсазы авылында бергә җыелабыз, анда үз гаиләсе белән кече энебез яши. Ә тагын без иҗат яратабыз, мөгаен, бу әти-әнидән күчкәндер: әти гармунда уйный, әни җырлый иде. Бу проектта катнашып, без бергәләп төзегән шәҗәрәбез турында сөйләргә телибез. Бүгенге көндә безгә 12 буын турында мәгълүм, бу чик түгел, без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез, – дип сөйли Минзифа Әхмәтшина.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Митаевлар гаиләсе узган елның ноябрь аенда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» республика конкурсының зона турында җиңүче булды, анда үзләре төзегән «Шәҗәрә агачы»н тәкъдим иттеләр.

Белешмә

«Әниләр һәм бәбиләр» музыкаль проект февраль аеннан майга кадәр «Демография» милли проекты, шулай ук «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ЗАГС идарәсе ярдәме белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X