Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак фикергә килергә

Узган атнада Чистай шәһәр Советының депутат тыңлаулары үтте. Аны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барды. Чистай шәһәр Советының булачак сессиясенә гаять җитди мәсьәләләр чыгарыла, шуңа күрә депутатлар алдан ук җыелырга һәм уртак фикергә килергә булдылар.

Физик затлар мөлкәтенә салым ставкалары, җир салымының ставкаларын, тәртибен һәм срокларын гамәлгә кертү турында депутатларга финанс-бюджет палатасы рәисе Наталья Карманова сөйләде. Мәсьәләләр мөһим, аларга шәһәр бюджетының тулылыгы бәйле. Эш шунда, яңа елдан ике салымның ставкаларын яңадан карарга планлаштырыла. Халыкның аз керемле һәм урта катлавы өчен мөлкәткә салым буенча ставкалар шундый ук кала диярлек, ә менә кемнең торак һәм торак булмаган корылмалары, биналар һәм югары инвентаризацион бәясе булган корылмалары бар, ставкалар шактый артачак. Депутатлар иң элек вак һәм урта бизнес зыян күрмәсме дип борчылалар. Төрле фикерләр җиткерелде, әмма сессиядә моңа нокта куелачак.
Җир салымына карата хәл алдан ук билгеле, шулай, салымның минималь проценты шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук бакчачылар өчен каралган. Шул ук вакытта автотукталышлар, сәүдә объектлары өчен бүлеп бирелгән җиргә салым арта.
Хәзерге вакытта Чистайда аварияле торак фондтан гражданнарны күчерү программасы буенча берничә йорт төзелә. Төзелеш чорында төзелеш оешмаларына ярдәм күрсәтү һәм шулай итеп производство чыгымнарын, димәк, яңа фатирларның бәясен киметү өчен төзелеш оешмаларын җир өчен аренда түләвеннән азат итү планлаштырыла.
Шулай ук "Чистай" индустриаль паркы территориясендә җир участокларыннан файдаланучы һәм аларга ия булучы шәхси эшмәкәрләрне, юридик затларны аренда түләвеннән азат итү планлаштырыла. Болары да, башкалары да индустриаль парк­та үз бизнесларын активрак җәелдерсеннәр, димәк, шәһәр казнасына күбрәк салымнар алып килсеннән өчен аларны 7 елга аренда түләвеннән азат итү планлаштырыла. Дөрес, кайбер депутатлар моның белән килешмиләр, әмма вакыт күрсәтер.
Шулай ук депутатлар "Монолит" предприятиесе тарафыннан өстәмә төзелгән килешүләр буенча башкарылган эш күләмнәрен тикшерделәр. Муниципаль берәмлекнең предприятиегә бурычын каплау өчен финанс мөмкинлекләр кирәк. Башкарылган эшләргә анализны исәпкә алып, әлеге мәсьәләне тагын да төгәлрәк Чистай шәһәр Советының якындагы сессиясенә чыгарырга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев