Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманны чүп-чардан чистарттылар

Чистайлылар «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне сак лау акциясенә кушылдылар. Гадәткә кергәнчә, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Бу күләмле экологик чара респуб ликаның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узды. Медиклар йорты микрорайонындагы урманны чистартуга авыл хуҗалыгы техникумы студентлары һәм җирле эколог лар чыкты.

– 2010 елдан бирле үткәрелә торган бу акциянең төп максаты – урманнарда уңай санитар-экологик мохит булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлекне саклау эшендә гражданнар, оешмалар, предприятиеләр һәм дәүләт хакимияте органнары, яшьләрнең башлангычларын берләштерү. Бүгенге табигатьне саклау чарасында катнашканнарга зур рәхмәт. Шәһәрлеләргә әйләнә-тирә мохиткә сакчылрак карау, үзләреннән соң чүп-чарны җыеп калдырулары үтенече белән мөрәҗәгать итәсем килә, бары тик шулай гына урманнарны чистарак итә алачакбыз, – диде Чистай районының участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов.

Акциядә катнашучылар ур так тырышлык белән бер ничә дистә капчык чүп-чар: шешәләр, пакетлар һәм башка күп нәрсәләр җыйдылар. Ә корыган ботакларны һәм ауган агачларны өеп куйдылар.

Табигатьне саклау акция сендә Татар Баганалысы авылы халкы да катнашты. Учас ток урманчысы Салават Галәветдинов белән бергә алар авыл җирлеге янындагы урман участогын чүп-чардан чистарттылар. Җыештыруга мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм авылда яшәүчеләр чыктылар.

– Ни кызганыч, урманда чүп-чар – пластик, пыяла шешәләр һәм башка көнкүреш калдык лары бар, кешеләр үзләреннән соң шундый күңелсез эзләр калдыра. Пыяла аеруча куркыныч, чөнки кояш нурлары астында ул янгынга китерергә мөмкин, хәер, пластик та зыянлы, аның йөзләгән еллар таркалуы һәркемгә мәгълүм. Урманда чүп-чар булырга тиеш түгел. Без, кешеләр, планетабызның үпкәләрен сак ларга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә без һәрвакыт экологик акцияләрдә катнашабыз, – дип кичерешләре белән уртаклашты Татар Баганалысы Мәдәният йорты методисты Венера Гатиятуллина.

Сүз уңаенда

«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Киләсе бердәм массакүләм акция үткәрү көне 4 июньгә планлаштырылган. Акциянең көзге этабы агымдагы елның 12 сентябреннән 12 ноябренә кадәр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев