Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманда гөмбә җыючыларны хәвеф-хәтәр сагалап торырга мөмкин

Көз - гөмбә чоры. Аны җыярга яратучылар урманга барырга ашыгалар. Әмма гөмбәчеләр еш кына урманда аларны куркыныч еланнар сагалап торырга мөмкин булуын оныталар.

Еланнарга кешеләр төрлечә карыйлар. Берәүләр алардан бик куркалар, башкалары исә алар белән очрашуга әһәмият бирмиләр, ә кайсыберләре, киресенчә, аларга карап сок­ланалар.
Иван Кузьмич өчен гөмбәгә чираттагы бару көтелмәгән хәлгә әверелә. Ял көннәрендә Чистай районында яшәүче Луч поселогыннан ерак булмаган урманга юл тота.
- Мин, һәрвакыттагыча, коелган яфракларны таяк белән актарып, гөмбә эзләдем. Гөмбәне алырга дип бөгелгән идем, ә анда елан, - ди пенсионер. - Артка чигендем һәм тагын ике еланны күреп алдым. Дөресен генә әйткәндә, бик курыктым.
Гөмбәче сүзләренә караганда, ул кара еланнарга тап булган. Еланнарның берсе аңа ташланган, әмма киеме калын булганлыктан, тешли алмаган. Еланнан котылгач, пенсионер урманнан чыгып китәргә ашыккан.
- Әлеге сөйрәлүче хайваннарны Чистай районының теләсә кайсы урманында очратырга мөмкин, - ди җирле аучы Вячеслав Жарехин. - Әмма еланнар Изгар һәм Михайловка авыллары янәшәсендәге урманнарда күбрәк. Нигездә, тузбаш, бакыр, кара еланнар очрый, соңгылары - аеруча куркыныч. Гөмбәгә резин итекләрдән һәм калын тукымадан тегелгән киемдә барырга кирәк, - дип киңәш итә Вячеслав Владимирович.
Иван Кузьмичның киеме аша, бәхеткә, еланның тешләре үтеп керә алмаган. Әмма кара еланның агуы кеше организмына керсә, аның нәтиҗәләре аяныч булырга мөмкин, дип билгеләп үтәләр белгечләр.
- Елан тешләсә, иң мөһиме паникага бирелмәскә, - дип аң­ла­та үзәк район дәва­ханәсе табибы Румия Хәсәнҗанова. - Ярадан канны кысып чыгарырга, агуны чыгарып бетерү өчен яраны су белән юдырырга кирәк. Гәүдәнең зыян күргән өлешен бәйләргә һәм ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга яисә якындагы медицина пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белгечләрнең сүзләренә караганда, кара еланнар беренче булып бервакытта да һөҗүм итмиләр. Алар үзләре курыксалар гына тешләргә мөмкиннәр. Еланнарга очраклы рәвештә тап булган гөмбәчеләр еш кына аларның корбанына әвереләләр. Гадәттә, октябрь аенда һава салкын булса, еланнар кышлауга күчә. Җылы, кояшлы көнне гөмбәчеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай