Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманчылык белгеченә укыган, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре булып эшләгән

Чистайлы Иван Дмитриевич Сухановның хезмәт кенәгәсендә язулар шактый, әмма хезмәт стажының төп өлешен торак-коммуналь тармакта эш тәшкил итә. Сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул, авыл җирлегендә үскән кеше буларак, Лубянск урманчылык техникумына урманчылык белгеченә укырга керә һәм армиядә хезмәт иткәннән соң, аны уңышлы тәмамлый, бик яхшы билгеләре белән диплом ала, бу...

Яшь белгеч Татарстанны сайлый һәм ул ва­кытта алдынгы Кама урман сәнәгате хуҗалыгының Чистай урманчылыгына җибәрелә.
Сигез ел эчендә яшь белгеч техник-ур­манчыдан башлап, урманчы хезмәткәр вазифаларын башкаручыга кадәр һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтә, әмма уңайлыклары булган торак алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, аңа эштән китәргә туры килә һәм ул сәгать заводына эшкә урнаша.
Иван Дмитриевич сәгать производствосына гомеренең унбиш елын багышлый - цех мастеры, инженер-технолог була.
Базар реформалары вакытында заводта үзгәртеп корулар башлана һәм тәҗрибәле белгечне урыннан урынга - я бер структурага, я икенчесенә күчереп йөртәләр. Ә күңел тот­рыклылык таләп итә - шуңа күрә ул, озак уйлап тормыйча, торак хуҗалыгының күптән түгел оештырылган производство трестына күчү тәкъдимен кабул итә. Ул вакытта торак-коммуналь тармак әле оеша гына башлый һәм Суханов ЖЭУ-2 коллективына бик җиңел кереп китә. Медиклар йортының яңа микрорайоны аның күз алдында диярлек төзелә, биредә ул чирек гасыр техник-караучы булып эшли. Ул һәр подъездны, һәр подвалны белә.
Элек торак-коммуналь тармакка беркем дә бармый иде (фатир өчен генә), шуңа күрә тәҗрибәле, белемле белгечләр биредә аз була. Әмма еллар узу белән ТКХның абруе үсә бара һәм тәҗрибәле белгечләр саны өстәлә. Иван Суханов шуларның берсе була. 520 фатирлы йортта һәм әйләнә-тирәдәге башка йортларда яшәүчеләр аңарга сораулар, таләпләр белән килә иделәр.
Ул беркемне дә кире борып җибәрми. «Яшәүче һәрвакыт хаклы», дигән сүзләр аның төп фикеренә әвереләләр.
Хәзер, 70 яшендә дә Иван Дмитриевичның көче ташып тора.
- Миңа Чистайның үзгәрә баруын күрү күңелле, - дип уртаклашты ул безнең белән. - Шәһәр күзгә күренеп үзгәрә, яңа парк­лар һәм скверлар төзелә, стадион үзгәртеп төзекләндерелде. ТКХ тармагында да төгәл һәм җаваплы эшлиләр. Бигрәк тә үземә якын булган Медиклар йорты микрорайоны өчен шатмын, ул шактый үсте һәм үсүен дәвам итә.
- Без узган ел Иван Дмитриевичны лаек­лы ялга теләмичә генә җибәрдек, югыйсә 60 яшь аңа ун ел элек тулган булса да, - ди «Жилремсервис» фирмасы начальнигы Әсхәт Гыйззәтуллин.
- Ул тәҗрибәле кеше, яңа Медиклар йорты микрорайонының коммуналь хуҗалыгын үзенең биш бармагы кебек белә, - дип саный Әсхәт Сәмигулла улы. - Һәм хәзер аңа еш кына ярдәм, теге яки бу мәсьәлә буенча киңәш алу өчен мөрәҗәгать итәбез. Шундый кешеләр күбрәк булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Иван Дмитриевич Суханов