Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Урицкий урамы буенча йөреп булмый

    Безнең газета редакциясенә пенсионер ханым Раиса Злыднина мөрәҗәгать итте:

    - Миңа Урицкий урамындагы, стоматология поликлиникасына каршы, тротуар буенча еш йөрергә туры килә. Биредә инде ничәнче ел бина төзелә. Төзелеш эшләре куркынычсыз алып барылсын өчен тротуар киртә белән тотып алынган. Әмма киртәнең бер өлеше вакыт узу белән таушалган, чистайлылар басып йөргән такталар черегән, кайберәүләре аяк астында «биеп» торалар. Биредә олыларга да, бала арбасы төртеп барган әниләргә дә йөрергә туры килә. Өстәвенә, тротуар белән янәшә куеп калдырылган автомобильләр дә комачаулыйлар. Кайбер кешеләр чарасызлыктан бу урынны урап узарга омтылалар, әмма бу куркынычсыз түгел. Хәлне төзәтүегезне үтенәбез.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: