Ураза бәйрәме котлы булсын!
Хөрмәтле шәһәр һәм районда яшәүче мөселманнар! Изге Рамазан ае тәмамланды һәм иң олы, мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме җитте.
Мөселманнар өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе рухи чистарынуны, дуслыкны, игелекле гамәлләр кылуны, мохтаҗларны кайгыртуны, шәфкатьлелекне гәүдәләндерә. Әлеге кыйммәтләрнең барысы да бер үк дәрәҗәдә төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен кадерле. Алар дус-тату яшәргә, миһербанлы һәм йомшак күңелле булырга өндиләр.
Кешеләрнең торган саен күбрәк дингә тартылуы сөендерә. Динара иминлекне ныгытуда, шәһәрнең социаль үсешен тәэмин итүдә мөселманнар берлегенең ролен аерым билгеләп үтәсем килә. Мөселман яшьләре район тормышында актив катнашалар, яңа проектлар эшлиләр, кыю идеяләр тәкъдим итәләр. Чистай мөхтәсибәте каршында оешкан аксакаллар шурасы гореф-гадәтләрне саклап калуга, яшь буынны тәрбияләүгә, әхлакый идеалларны торгызуга үзеннән өлеш кертә.
Иманым камил, районда хөкем сөргән төрлемилләт кешеләре арасындагы ышаныч һәм үзара аңлашучанлык атмосферасы алга таба да милләтара килешүчәнлекнең ышанычлы терәге булып хезмәт итәчәк.
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, тынычлык һәм иминлек алып килсен. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар һәм җан тынычлыгы телим. Сезнең тормыш юлыгыз игелекле гамәлләр һәм сөенечле вакыйгалар белән тулы булсын.
Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев