Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамыбыз ялт итте

Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 

Җиң сызганып бакчада эшләр вакыт җитә, туган-тумача, читтә яшәүче балалар кунак булып та, әти-әнигә бераз булышып та китәр өчен туган якларга ашкына. Ә табигать  без дигәнчә генә тугел шул. Быелгы май бәйрәмнәрендә бакчаларда әллә ниләр майтарып булмады. Ярар инде, алда башламаган җәй бар әле. Эшләгән кешегә бөтен нәрсәгә дә җитешеп була. 
Безнең Татар Сарсазы авылында да май бәйрәмнәренә кайтучылар шактый булган икән. Өйләрендә тилмереп утырганнар диярсең, ике катлы йортларда яшәүчеләргә бер телефон шалтыравы гына кирәк булган. 1 май - бәйрәм, диеп тормады халык, күтәренке кәеф белән, кулларына кыш буена ял иткән тырма, сәнәкләрен алып, үзебез яшәгән территорияне җыярга чыктылар. Күмәк көч белән тотынгач, эшләгән кебек тә булмады. Рәхәтләнеп аралашып, уен-көлке белән ялт иттереп куйдык территориябезне.
Бу эшнең башлап йөрүчесе әлбәттә авылыбыз башлыгы Мусин Салих Сәйдәш улы. Шулай бердәм булып, бер-береңне аңлап эшләгәндә генә эшнең нәтиҗәсе була. Бер җылы сүз җитә адәм баласына, әнә мин олы инде диеп тормаган, Кафия апа Миңгулова да яшьләр янына рәхәтләнеп эшләр өчен чыккан.
Дөньялар тыныч, күк йөзе аяз булсын. Тәндә саулык булганда эшләп йөрү  үзе зур бәхет бит ул.

Алсу Закирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай