Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамнарда чәчәкләрдән ясалган келәмнәр, үзенчәлекле сыннар

Күп кенә ишегаллары үзенчәлекле бизәлгән.

Әгәр бер йорт янында матур чәчәкләрдән ясалган аллы-гөлле келәм җәелгән булса, икенчесе янында кулдан ясалган үзенчәлекле сыннар тора.

Инкубатор урамында Петровлар гаиләсе йорты янында үз куллары белән ясалган кечкенә буаны күреп була. Шундый матурлыкны тудырырга ике атна вакыт киткән, нигездә, алар ял көннәрендә эшләгәннәр.

Хуҗабикә сүзләренә караганда, бу урында элек зур чәчәклек булган. Капка янында – зур булмаган, әмма үзенчәлекле бизәлгән чәчәк түтәлләре. Хәзер төрле төстәге петунияләр гөрләп чәчәк ата.

– Без шәхси йортта 2003 елдан бирле яшибез, һәр җәй саен мин чәчәкләр утыртам. Лаләләр, пионнар, ирислар, петуния, георгиннар, сентябринанар, мимозлар – бездә барысы да иртә яздан алып көзгә кадәр чәчәк ата, – дип сөйли Елена.

Карл Либкнехт урамында да күз явын алырлык, матур урыннар бар. Пластик шешәләрдән пальма, мини-запорожец һәм төрле төстәге агач йорт күзгә ташлана. Гадәти булмаган декорацияләргә карап, балачакка әйләнеп кайтасы килә. Моннан ерак түгел кечкенә алмагач үсә, аның беренче алмалары күренә. Чәчәк түтәлләре янында – кул астындагы материаллардан ясалган декоратив кое.

Җиңүнең 40 еллыгы урамында яшәүчеләр иске йомшак уенчыкларга кулланыш тапканнар. Алар 21-а номерлы йортның беренче подъезды янындагы агач ботаклардан үрелгән читәнне бизәгәннәр. Сирәк очрый торган чәчәкләр утырту, алар өчен ашлама сатып алу һәм чәчәклекләрне буяу өчен, йортта яшәүчеләр гомуми банктан акча алалар, ә аны исә ел саен тулыландырып торалар.

Күрше йортта мини-зоопарк: шиннан аккошлар, балчыктан ясалган уенчыклар урнашкан. Чәчәкләрне 30нчы номерлы йортта яшәүче пенсионерлар карый. Биредә алар атна саен өмә оештыралар: су сибәләр, утыйлар, ашлама кертәләр. Яшьләр генә ярдәм итәргә теләмиләр!

Без килгәндә бишенче подъездда яшәүче Людмила Сафина кибеттән кырмыскаларга каршы чара белән кайтып килә иде. Алгы түр-бакчаларның берсенә чакырылмаган кунак лар килгән.

– Территорияне саклаучылар да бар. Кнопочка кушаматлы песи һәм керпе – безнең йорт яны чәчәк түтәлләре тәртибе сагында, – дип елмаялар йортта яшәүчеләр.

Энгельс урамында 191/1 номерлы йорт янында эш кайный. Биредә яшәүчеләр чәчәкләргә су сибәләр. Аларның сүзләренә караганда, күп кенә сортлар инде чәчәк аткан, бер атна элек бу урында аллы-гөлле төсләр күбрәк булган.

Балалар мәйданчыгы янында бульденеж куагы үсә. Аның чәчәк атуын без телефонга төшерелгән фотода гына күрә алдык. Кызганычка каршы, әлеге күңелле вакыйга тарихында күңелсез мизгелләр дә бар – чәчәклектә яңа сорт барлыкка килүгә, ул шунда ук юкка чыга.

– Иртән су сибәргә чыкканда, кайбер чәчәкләрнең юкка чыгуын күрәбез! Өзелгән кәүсә яки чокыр гына кала. Бик кызганыч, күп хезмәт куела һәм акча сарыф ителә бит. Бер тапкыр кайнар эздән каракны тоттык. Балконнан без хатын-кызның чәчәк йолкуын күрдек. Тәрәзәне каккач, ул аны ташлады һәм качты. Әмма, кызганычка каршы, ул инде үсеп китә алмады, – дип зарланалар биредә яшәүчеләр, әмма шуңа да карамастан, бакчаны карап тоту традициясен бозмыйлар.

Часовая урамындагы 2нче номерлы йортның күпкатлы йортлар ягындагы түр-бакча Галина Мунина ярдәме белән ел саен чын чәчәк бакчасына әверелә. Аны карау күп вакыт таләп итә, шуңа күрә ул һәр буш минутын су сибүгә, утауга багышлый.

Чистайлылар! Әгәр сезнең арада яки танышларыгыз арасында мавыгучан кешеләр булса, безнең редакциягә мөрәҗәгать итегез. Без сезнең тәҗрибәгез турында башкаларга бик теләп сөйләячәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X