Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамнар бәйрәмчә киенәчәк

Яңа ел иң матур, якты һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Мәдәният учреждениеләрендә генә түгел, ә предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шәһәр урамнарында бәйрәм кәефе булырга тиеш.

Шуңа да әзерлек буенча оештыру комитеты муниципаль районда Яңа ел чараларын бәйрәм итү буенча иң яхшы яңа ел бизәвенә смотр-конкурс уздыра. Әлеге конкурста катнашу өчен муниципаль районның барлык предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре чакырыла. Хәзер үк инде витриналарны һәм витражларны, тәрәзәләрне, бина фасадларын бизи башлау сорала. Яңа елга бизәү буенча эшкә махсус комиссия бәя куячак, сүз уңаенда бизәүнең алымнары, төрлелеге, иҗади якын килү һәм үзенчәлекләре дә игътибарга алыначак. Нәтиҗә Яңа ел чыршысында - 31 декабрь көнне ясала. Җиңүчеләр берничә номинация буенча билгеләнәчәк: авыл җирлекләре; белем бирү учреждениеләре; сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре; социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар; банк учреждениеләре; предприятиеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев