Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамнан контейнер мәйданчыгын алдылар. Яшәүчеләр моңа төрлечә караш белдерделәр

Күптән түгел генә Шәмсетдинов урамында каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерны алдылар. Яшәүчеләр моңа төрлечә караш белдерделәр.

Балалар бакчасы артында урнашкан контейнер мәйданчыгыннан яшәүчеләр күптән зарлана иделәр. Казан инновацион университеты филиалы хезмәткәре Гөлсинә Гадееваның үтенеч язуы ярдәмендә аны алып куялар.
- Якын-тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләрнең таләбе буенча контейнер мәйданчыгын алып куялар, - ди шәһәр башкарма комитетының әйдәүче белгече Надежда Матвеева. - Дәгъвалар чүп-чарның Шәмсетдинов урамы буенча таралу белән бәйле иде, бу биредә яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудыра.
Хәзер бу урында чәчәкләр утырттылар.
Дөрес, бу яңалыкны хупламаучылар да табылды.
- Миңа хәзер чүпне ике квартал аша Плеханов урамына кадәр илтергә туры килә, - дип уртаклашты безнең белән Ломоносов урамында яшәүче Илнар Гатауллин, - дөресен генә әйткәндә, якын ара түгел. Өстәвенә, бу урамда контейнерлар тиз тула, ә коммуналь хезмәткәрләр чүпне элекке график буенча чыгаралар.
Аның каравы, 1нче «Веселая карусель» балалар бакчасында контейнер мәйданчыгын алып куюларына шатланалар гына.
- Чүп-чар еш кына безнең территориягә очып керә иде, - дип билгеләп үтә мөдир Фәридә Галләмова, - ә биредә балалар уйнарга чыгалар. Еш кына бөтен коллектив белән чыгып территориядән чүп-чар җыярга туры килә иде. Хәзер андый проблема юк.
Шушы урамнарда яшәүчеләрнең хәзер Свердлов урамы башындагы, Плеханов урамы азагындагы һәм элеккеге 46нчы кибет артында, Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 30нчы йорт тирәсендәге контейнерларга чүп ташлый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай контейнер