Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Урак башлану белән кырларда янгын чыгу куркынычы арта

    Дала җирендә, иген массивларында янгын чыгуның иң киң таралган сәбәпләренең берсе – кеше факторы.

    Район хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе тулы көченә бара. Еш кына бу чорда кырларда янгыннар чыга. Салам һәм бөртекле культуралар көшеле – шактый җиңел ялкынсынучы масса. Ә дала җирендә, иген массивларында янгыннарның иң киң таралган сәбәпләренең берсе – кеше факторы. Шуңа күрә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан бу мәсьәлә буенча кисәтү эшенә аерым игътибар бирелә.

    – Чәчүлекләрне янгыннардан саклау мәсьәләсе безнең бүлектә аерым контрольдә тора. Янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, без районның барлык иген кырлары янында панно, аншлаглар һәм янгын куркынычсызлыгы билгеләрен урнаштыру, шулай ук Россия Федерациясенең Янгынга каршы режим кагыйдә ләре таләпләрен үтәү ки рәк леге турында авыл хуҗа лыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән аңлату эшләре алып барабыз, – дип аңлата Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.

    – Кырларда янгын чыгуга юл куймас өчен игенчеләргә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

    – Алар берничә һәм катлау лы да түгел. Башак өлгереп җитәр алдыннан иген басулары автомобиль һәм тимер юллар янындагы урыннарда, ким дигәндә 4 метр киңлектәге полоса рәвешендә чабылган һәм сөрелгән булырга тиеш. Камыл яндыру катгый рәвештә тыела. Барлык урып-җыю техникасының, агрегатларның һәм автомо бильләрнең бары тик төзек хәлдә генә файдаланылуы да мөһим. Ашлык җыю агрегатларын беренчел янгын сүндерү чаралары белән комплектларга кирәк. Комбайннарда һәм тракторларда – 2шәр данә янгын сүндергеч, штык көрәк һәм себерке, автомобильләрдә берәр янгын сүндергеч һәм штык көрәк булырга тиеш, – дип аңлата Руслан Сафиуллин.

    Янгынга каршы режим кагыйдәләре таләпләре нигезендә, комбайн корпуслары саклык җирләве өчен металл чылбыр белән җиһазландырылырга тиеш. Ә ындыр табаклары, трактор станнары кебек аграр сәнәгате объектларын, ягулык-майлау материаллары саклау урыннарын, склад бүлмәләрен, контора биналарын төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә туры китереп, янгынны сүндерү өчен кирәкле күләмдә су белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук янгын сүндерү гидрантларын, сулыкларны тәртипкә китерү зарур. Соңгыларына тиешле дәрәҗәгә кадәр су тутырырга кирәк.

    – 25 гектардан артыг рак мәйданда ашлык урып-җыйганда, янгын чыккан очракта, яна торган зонаны сөрү өчен сабан белән трактор даими әзерлектә булырга тиеш. Хуҗалык балансында булган янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техниканы янгын сүндерү-техник җиһазлар һәм янгын чыккан очракта, ягулык запасы белән тәэмин итәргә кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш, чөнки аларны үтәмәү бөртеклеләрне урып-җыйганда басуларда янгын чыгуга һәм күп уңыш югалтуга китерергә мөмкин, – дип ассызыклады өлкән инспектор.

    Янгын чыккан очракта, кичекмәстән «01, 101 яки 112» номеры буенча коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: