Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Унтугыз чистайлы исемнәрен һәм фамилияләрен алыштырган

Ел башыннан бирле ЗАГС бүлегенә исемен яки фамилиясен алыштыруны сорап 19 чистайлы гариза биргән (никахлашучылар саналмый). Узган ел 41 кеше үзләре турында мәгълүматны алыштырган.

Элеге адымга этәрүче сәбәпләр төрле. Һәрберсе бу мөһим карарны төрлечә аңлата. Шактый өлкән яшьтәге чистайлы үз нәселе тамырларын җентекле итеп өйрәнгәннән соң, беренчел фамилияне алырга булган. Шулай итеп, аның сүзләренә караганда, ул гаделлек урнаштырган. Мәскәүгә күчеп китәргә җыенучы яшьләрнең уйлап табылган фамилия алырга теләгән очрак­лар да бар. Алар санавынча, башкалада шундый фамилияләр белән эшкә урнашырга, карьера баскычы буйлап өскә күтәрелергә җиңелрәк. Белмим, бу аларга ярдәм итте микән?
Әтисенең исемен үги әти исеменә алыштыру очрак­лары да еш була. Моны туган әтиләре тәрбиядә бөтенләй катнашмау һәм үстерүче кешенең якын булуы белән аңлаталар. Күптән түгел бер яшь егет ике дә уйламыйча әтисе исеменнән баш тартты: әнисенең фамилиясен һәм үги әтисенең исемен алды. Гадәттә мондый хәлләр гаилә таркалгач, баланың әтисе белән рухи яктан бәйләп торучы мөнәсәбәтләр югалгач барлыкка килә. Уллары, кызлары башка гаиләдә үсүче ир-атлар өчен уйлануга нигез бу!
-Аерылышкан очракта күп хатын-кызлар никахка кадәрге булган фамилияләрен алалар, - дип сөйли ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Алар элеккеге тормыш иптәшен искә төшерүче бар нәрсәдән котылырга тырышалар. Кайбер кәләшләр никахлашканда кыз фамилияләрен калдыралар, ә бала тугач ир фамилиясен алалар. Ир-ат шулай ук тормыш иптәшенең фамилиясен алырга мөмкин, ул аңа ошамаган яисә матур яңгырамаган очракта.
Кайвакыт исемдәге бер хәрефне икенчегә алыштыралар. Мәсәлән, Галфияне Гөлфиягә алыштырдылар. «Һәрчак бутыйлар, барыбер Гөлфия дип атыйлар», - дип аңлатты хатын-кыз. Исеменең чын мәгънәсен аңлаган очракта да исемне алыштыралар. «Нар» кисәге булган татар исемнәре «утта янучы» дип тәрҗемә ителә, шуңа күрә «а» хәрефен «у» хәрефенә алыштыру очрагы бар.
Исемнәре яки фамилия­ләре күңелсезлекләр китерә дип ышанучылар да бар. Шулай гына булса иде!

Быел түбәндәге исемнәр еш кушылган: Арина, Елизавета, Дарья, Кирилл, Артем, Камилә, Ләйлә, Камилла, Рамазан, Самир, Расул.
Сирәк очрый торган исемнәр: Аврора, Алексея, Риана, Рудик, Раян, Салих, Ансар, Яромир, Асель, Василина, Мәликә, Эмин...

-Киләчәктә төрле күңелсезлекләр булмасын өчен әти-әниләр балага исем сайлауга җитди карарга тиеш, - дип саный шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин. - Кайбер әти-әниләр заманага туры китереп, кызларына яки улларына гадәти булмаган исем кушарга тырышалар. Әмма шул ук вакытта алар исемнең язмышка тәэсир итүе турында оныталар. Балаларга пәйгамбәрләр исеме бирү аеруча яхшы, мәсәлән: Мөхәммәт, Ибраһим, Расүл, Сөләйман (ред: быел да нәни чистайлылар арасында шундый исемлеләр бар). Без мөселманнарның балаларына Шәригать белән бәйле исемнәр кушуларына да шатланабыз, болар: Ясин (Ясинә), Әмин (Әминә), Рамазан кебек исемнәр. Иң мөһиме - исем тирән мәгънәгә ия булырга тиеш.
Исем ошамый икән, аны алыштырырга була, ә менә әтинең исемен ислам дине буенча, алыштырырга ярамый.
-Аеруча мөһим булмаган очракта исемне алыштырырга кирәкми, - ди Казан-Богородице дьяконы, отец Виталий. - Туган балага әүлияләр һәм дини бәйрәмнәр исемлеге буенча исем кушылган икән, аны алыштырырга кирәкми. Әгәр исем православие диненә туры килми икән, чукынганда кеше үзенә башка исем алырга мөмкин.
-Исем алыштырганчы, барлык «яхшы» һәм «начар» якларны үлчәргә, бу чыннан да бик мөһимме, юкмы икәнен уйлып бетерергә кирәк, - дип киңәш итә психология-педагогия үзәге психологы Ирина Микееева. - Шунысы кызык, элек Русиядә исемнәрне әтиләрнең эш тармагына карап яисә аларның исемнәре буенча кушканнар. Шулай булган инде. Хатын-кыз кияүгә чыкканда иренең фамилиясен алган. Хәзер әлеге традиция дәвам итә, әмма кайбер хатын-кызлар үз фамилияләрен калдыралар. Әлбәттә, ир-ат әлеге хәлне үзен кимсетү кебек кабул итә.
Әмма конфликтларга карамас­тан, кире уйларга ярамаган очраклар да була. Мәсәлән, хатын-кыз билгеле бер традицияләргә нигезләнә, әти-әнисе фамилиясен саклап калырга тырыша, чөнки нәселдән ир туганнар юк. Йогынты ясау астында ул фамилиясен алыштырса һәм берәр күңелсез очрак килеп чыкса, ул бу күңелсезлекләрне фамилия алыштыру белән бәйләячәк һәм үзен гаеп­ле итеп тоячак.
Психологик кабул итүне дә исәптә тотарга кирәк. Кайбер хатын-кызлар матур нәсел фамилиясен иренең матур яңгырамаучы фамилиясенә алыштырырга ризалашмыйлар. Аңлашылмаучанлыклар, үпкәләүләр булмасын өчен барысын да килешеп эшләргә кирәк.
Һәм аннан соң, фамилияне алыштыру кешене психологик бәяләнеш халәтенә китерә: тирә-яктагыларның, таныш­ларның фикере, документлар җыю. Барлык рәсми кәгазьләрне дә алыштырырга кирәк булачак. Ә сезгә бу кирәкме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X