Чистай-информ
  • Рус Тат
  • “Универсиада -2013” рәсемнәр конкурсы

    Мәктәп укучыларының рәсем сәнгате буенча муниципаль олимпиада кысаларында "Универсиада -2013" темасына багышланган рәсемнәр конкурсы булды.

    Ике яшь категориясе арасында катнашучылар зур күләмдә эшләр тәкъдим иттеләр, жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга спорт ярышларының ничек узачагын күзаллауларын күрсәттеләр. Барлык рәсемнәр дә, чыннан да, үзенчәлекле һәм матурлар иде. Рәссамнар фикеренчә, "Универсиада-2013" Казанга спорт башкаласы статусын беркетеп калдырачак. Төп приз өчен 25 кеше көч сынашты.
    1 нче гимназия укучысы Евгения Минкина "Ура, Универсиада" һәм 4 нче мәктәптән Зарина Мусоева "Татарстанда Универсиада" эшләре өчен I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Икенче һәм өченче урынны алган конкурсантлар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, ә катнашучылар сертификатлар алдылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: