Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Унбиш күп фатирлы торак йорт уңышлы төзекләндерелде

Шәһәрдә һәм районда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру тәмамланды. Капиталь ремонтка төрле чыганаклардан (милекчеләр, муниципалитет һәм республика, ТКХны үзгәртеп кору фонды акчасы) узган елдагы кебек үк 100 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.

- Быел 15 йортны төзек­ләндерү планлаштырылган иде (12 - районда, 3 - шәһәрдә), - дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Владимир Никитин. - Июнь аенда ук ике төп подрядчы (»Грейт-Строй» фирмасы һәм «Новый город» ТКсе) беренче алты йортны комиссиягә тапшырды. Башка йортларда эшләр август азагында тәмамланды.
Программаның уңышлы тә­мам­ланачагына иң элек подрядчылар - «Грейт-Строй» фирмасы һәм «Новый город» ТКсе ышандылар.
- Әлбәттә, безгә җиңел бул­мады, - дип үзенең, шулай ук башка подрядчы фирма вәкилләренең фикерен белдерде Илшат Шәрифуллин («Грейт-Строй» фирмасы җитәкчесе). - Быел подряд­чыларның эшенә конт­роль тагын да ныклырак булды. Узган ел без Кама аръягында гына түгел, ә Татарстанда да капиталь ремонтны беренчеләрдән булып тәмамладык, өстәвенә, дәгъваларсыз диярлек. Моны күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрүгә багышланган махсус утырышта муниципаль районның җәмәгать советы әгъзалары таныдылар. Быел да без шундый нәтиҗәгә ирешә алдык.
Луч поселогында «Грейт-Строй» фирмасы белгечләре өч йортны яңарттылар. Шулай, Җиңү урамындагы ике игезәк 5 һәм 5-а йортында (рәсемдә) эш яздан ук башланды һәм июнь азагында ук тәмамланды.
Төзүчеләр йорт эчендәге инженерлык системаларын һәм фасадны ремонтлаганнар, түбәне яңартканнар, яңа төтен чыгу юллары төзегәннәр. Төзекләндерелә торган йортларның түбәләре зәңгәр төстәге профнастилдан эшләнгән. Фатирларның үзләрендә су үткәрү һәм канализация торбалары алыштырылган, электр энергиясе исәпләгечләре өчен яңартылган щитлар куелган, подъездларның диварлары матур төскә буялган.
- Узган елдагы кебек үк, йортларны капиталь ремонтлау буенча ныклы контроль алып барылды, - дип хәбәр итте Чистай зона торак инс­пекциясе начальнигы Николай Зубков. - Төп игътибарны башкарыла торган эшләрнең сыйфатына юнәлттек.
- Хәзер идарәче компания­ләр киләсе елда капиталь ремонт планлаштырылган йортларда яшәүчеләр белән җыелышлар үткәрә башлыйлар, - ди «Жилремстрой» фирмасының ПТО начальнигы Юрий Сысуев. - Алдан фаразлау буенча шәһәрдә һәм районда киләсе елдагы исемлеккә 16 йорт эләгәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай капиталь ремонт