Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Улым, син тиздән тереләчәксең”

Хәтта тәҗрибәле, күп нәрсә күргән табиблар да яшь пациентның терелүенә ышанмыйлар. Бары Гүзәл генә баласын гомерлеккә югалтырмын дип уйламый да. Көчле ана мәхәббәте, аның терелүенә ышануы, түземлеге, батырлыгы улын явыз чирдән араларга ярдәм итә.

Илсур нык, шаян бала булып үсә. Бәхетсезлек булыр кебек тә тоелмый. Сөйкемле, шаян, күп нәрсә белергә теләүчән малай. Ул биш яшендә авырый башлый. Күз алдында ябыга, көчле авыртулардан җәфалана. Соңрак бер ягына паралич суга. Аның белән нәрсә булуын җирле табиблар билгели алмыйлар. Тәнне калтыратучы диагноз турында әти-әнисе республика балалар дәваханәсенең онкогематология бүлеге докторларыннан ишетәләр. Аларны анда санавиация белән алып баралар. Диагноз каты хөкем кебек бөтен яктылыкны каплый: лимфоузелларда дүртенче стадиядәге рак.
- Шундый авыр хәл, боларны баштан кичергәнче үземнең ятып җан бирәсем килде, - дип искә ала ул коточкыч көннәр турында Гүзәл Җиһаншина. - Үз балаңның изалануын, көчле авырту тоюын күрүе аеруча авыр, ә син аңа берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Нигә ул шулай җәфаланырга тиеш. Билгеле, шундый вакытта югалып калырга, авыруга бирешергә, һәм бернәрсәне дә үзгәртеп булмый дип язмышка буйсынырга мөмкин. Әмма болай эшләргә ярамый. Шулай булмаса, бәла сине җиңә, мин моны төгәл беләм. Бөтен көчеңне бер йодрыкка туплап, тешеңне кысып үзеңне кулга алырга һәм бары яхшы нәрсә турында гына уйларга кирәк. Якын кешеләрнең кәефе, аларның борчылулары йөзләренә чыга һәм ул авыруга да күчә.
Билгеле, зур ярдәм күрсәттеләр. Казан шәһәрендәге бер төзелеш оешмасы җитәкчесе Рәшит Нуруллин безнең гаиләнең чын дусты булуын күрсәтте. Юкка гына дуслар бәхетсезлектә сынала димиләрдер. Чистай укытучыларына (Гүзәл Йолдыз балалар бакчасында эшли), иремнең коллегаларына (ул "Шешма ОЙЛ" фирмасында эшли), улымны коткару өчен үз каннарын биргән туганнарыбызга бик зур рәхмәт.
Илсурның әтисе Илдар һәм Казаннан Лилия Йосыпова (безнең гаилә өчен бөтенләй ят кеше) төп донорлар булдылар. Барлыгы 20дән артык кан һәм аның компонентларын салу булды.
- 2007 ел хәйрия елы билгесе астында узды, бу да безнең файдага булды, - дип сөйлиләр ирле-хатынлы Җиһаншиннар. - Безгә улыбызны дәвалау өчен кирәкле зур ярдәм күрсәтелде, монда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева зур роль уйнады. Илсур реанимация палатасында җиде ай ятты. Аның һәр көне туры мәгънәсендә тормыш өчен көрәшеп узды. Авыру бөтен тәне буйлап таралды, куллары, аяклары хәрәкәтләнми башлады. 13 сеанс наркоз кичерде, һәр юлы бу хәлдән бик авыр чыкты: авыртудан үзәкне өзеп кычкыра иде. Әнисе һәрвакыт янәшәсендә була, аның яныннан бер генә минутка да китми. Улына көч биреп һәрвакыт: "Улым, барысы да яхшы була, тиздән тереләчәксең", - ди. Көн саен өй токмачы пешерә (Илдар махсус рәвештә уклау алып килә). Илсур бернәрсә дә ашый алмый, ашаудан баш тарта, әмма кайвакыт шунда ук ашыйсы да килә. Бервакыт хәтта башлы суган сорап ала, һәм аны алма ашагандай ашый. Әлеге авыру яшькә дә, картка да, социаль статуска да карамый. Илсур белән бергә бүлектә биш атналык сабый да ята, әле дөньяга аваз гына салган, ә инде үлемгә каршы көрәшә. Дәваханәдән чыгарганда табиб­лар Илсурны беренче тапкыр күргәндә ике атнадан артык яшәмәс дип уйлаган идек диләр. Ә менә алты яшьлек малай (чираттагы туган көнен дәваханәдә каршылый) үзен яраткан кешеләр, менә дигән табиб белән авыруын җиңә ала.
- Безгә Анжела Вавилова исемендәге онкология авырулы балаларга ярдәм күрсәтүнең хәйрия фонды бик ярдәм итте, хәзергә кадәр тыгыз элемтәдә торабыз. Игелек турында онытырга ярамый, - дип сөйли Илсурның әнисе - Безгә әхлакый да, матди да ярдәм күрсәттеләр. Төрле реабилитация чаралары оештыруда да ярдәм күрсәтелде: Илсур Есентукида дәвалану курсы узды, бөтен гаиләбезгә Россиянең "Алтын боҗрасы" буйлап бушлай сәяхәт, Санкт-Петербургка сәфәр бүләк иттеләр. Һәр уңай тәэсир, хис, шатлык - улыбызның кәефен күтәрүдә зур роль уйнады. Әлеге фонд ирле-хатынлы Вавиловлар тарафыннан кызлары истәлегенә багышлап 2003 елда оештырылган. Рактан үлгәндә аңа алты яшь тә булмаган әле. Оештыручылар шундый коточкыч авыруга юлыккан балаларны саклап калу өчен бөтен көчләрен биреп, вакытларын да, акчаларын да кызганмыйча эшлиләр. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез.
Ике елдан соң танылган актриса Чулпан Хамматова Мәскәүдә "Тормыш бүләк ит" дигән шундый фонд оештырды. Быел июнь аенда Илсурны Мәскәүгә әлеге фонд оештырган "Җиңүчеләрнең бөтендөнья уеннары"на чакырдылар (рәсемдә: Илсур әнисе белән бергә). Анда 14 ил вәкилләре катнашты, болар барысы да коточкыч авыруны җиңгән балалар. Алар, чыннан да, җиңүчеләр. Чистай малае да күп кенә ярышларда чыгыш ясый. Йөгерү, ату буенча ярышларда актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнә, футбол буенча көмеш медаль ала. Составында Илсур Җиһаншин уйнаган безнең Россия командасы икенче урынны алды. Шундый форумда катнашу үз-үзеңә, үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә ышану булып тора. Сүз уңаенда, агымдагы ел Илсур өчен аеруча эчтәлекле була. Казанга кайткач, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән (рәсемдә) очрашалар. Берникадәр вакыт узгач, Илсурны республиканың Сәламәтлек министрлыгы оештырган "Ак чәчәкләр" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасына чакыралар, ул биредә онкогемотология үзәге шәфкать туташын тәкъдим итә һәм аңа бүләк тапшыра. Ә министр А. Фәррахов белән малай онкогемотология бүлеге пациенты булганда ук таныша, ТР Президентының дәүләт киңәшчесе Т. Ларионова белән дә шунда танышалар. Алып баручы Елена Малышева көләч йөзле малайдан аның теләкләре турында сорагач, ул җитди итеп: "Минем сәламәт буласым, беркайчан да авырыйсым килми", - дип җавап бирә.
Хәзер Илсур дүртенче сыйныфны тәмамлады, аның һәр яшьтәше хыялланырлык бөтен нәрсәсе дә бар. Җәен алар дачада яшиләр, көндез әти-әниләре булмаганда ул өйдә ялгызы гына кала, ә янәшәдә генә рәхәтләнеп уйнарлык, туп тибәрлек малайлар да бар.
- Мин әле әтием белән балык тотарга да яратам, минем кармак ешрак чиртә, кичә дә соңгы балыкны мин тоттым, - ди горурлык белән Илсур.
- Шундый коточкыч бәлагә юлыгучыларга нинди киңәш бирер идегез? Бу сорау билгеле әти-әниләренә бирелде.
- Беркайчан да югалып калмаска, кечкенә генә өметне дә кулдан ычкындырмаска һәм авыруны җиңәчәкбез дип ышанырга, нык булырга кирәк, - дип җавап бирде Илдар.
- Үз бәхетсезлегеңә бикләнмәскә, - дип өстәде Гүзәл. - Шундый авыру кичерүче кешеләрнең узган хәлләр турында онытып, бу турыда искә төшерергә мөмкин булганнар белән элемтәне өзәргә тырышуларын аңлыйм. Тик бу нигә кирәк? Менә Казанда дәваланган вакытта безнең белән бергә аралашучыларның да күбесе инде элемтәгә чыкмый, шалтыратуларга җавап бирми. Бәхетсезлекне үзеңдә тотарга ярамый, яисә нигә соң әле күңелле яңалыклар белән уртаклашмаска? Бәхетсезлекнең чигенүе, улыбызның янәшәбездә шат, аралашучан булуы бәхет түгелмени, ярты ел саен тикшеренү узабыз, билгеләнгән таләпләрне үтәргә тырышабыз. Без һәрвакытта да башкаларга ярдәм итәргә әзер.
Гүзәл һәм Илдар, аларның 11 яшьлек уллары шундый аралашучан, ягымлы, сөйкемле кешеләр. Алар гаиләсендә һәрвакыт шатлык хөкем сөрсен, күз яшьләре түгелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев