Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул яшьлек дәртен, тормыш сөючәнлекне саклап кала алган

Надежда Скокова 30 елдан артык безнең газета редакциясендә эшләде.

Педагогия институтын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч авыл мәктәбендә өч ел ярым эшли. Аннары хәрбигә кияүгә чыга һәм аның белән Ерак Көнчыгышка китә.

Әмма бераз вакыт узгач, төрле сәбәпләр аркасында Чис тайга күченә. Шәһәр газетасы редакциясенә 1973 елның 22 июлендә хатлар һәм массакүләм эшләр бүлегенә хәбәрче булып килә. Беренче вакытта аның өчен барысы да үзгә була, башы белән бөтенләй башка, иҗади атмосферага чума.

– Беренче материалыгыз исегездәме, ул нәрсә турында иде?

– Абитуриентлар, керү имтиханнары турында иде, ахрысы. Аннары тәнкыйть төсмерләре белән шәһәр мунчасы турында зур репортаж эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, миңа, инглиз теле укытучысына, газета тормышына кереп китү, үземне яңа эштә сынап карау җиңел булмады. Моңа кадәр беркайчан да газетага материаллар язганым булмады, кайберәүләр мәктәп елларында ук яза башлыйлар бит. Беренче вакытларда үз материалларымны яңадан язарга, эшләп бетерергә туры килә иде, әлбәттә, үпкәләгән вакытларым да булды.

Евгений Федорович Полосухин (ул вакытта – газета мөхәррире) үз эшенең остасы, таләпчән кеше иде. Мөгаен, шуның өчен дә мин көчсезлегемне күрсәтмәскә өйрәндем. Уңышсызлыклар килеп чыкканда бар көчемне, фикерләремне туплый белә идем. Гомумән, хис-тойгылар һәм дулкынлану биләп алганда, ихтыярны йодрыкка җыярга һәм үз-үземә: «Авырлыклар узар һәм барысы да әйбәт булыр!» – дип әйтә торган идем.

Надежда Скокова хезмәт кешеләре – механизаторлар, укытучылар, медицина хезмәткәрләре турында язмалар язарга ярата. Шулай ук ул сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль өлкә, ТКХ мәсьәләләрен дә яктырта. Бу эшне бүлек мөдире булганда да дәвам итә.

Әмма журналистлык эшеннән тыш, ул шактый зур җәмәгатьчелек эшен дә алып бара, ул чакларда аның хатлар һәм массакүләм эшләр бүлеге дип аталуы очраклы түгел. Исеме үк үзе турында үзе сөйли. Ә болар барысы да оештыру талантына ия булуны таләп итә.

Надежда Германовна үз хезмәткәрләре белән бергә (автордан: мин, КДУның журналистика бүлеген тәмамлаган кыз, соңрак алар арасына килеп кердем һәм кайнап торган җәмәгатьчелек тормышына кушылдым!) газета укучылар белән элемтәдә тора, штаттан тыш хәбәрчеләр челтәрен үстерә. Биредә даими рәвештә шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының стена газеталары мөхәррирләре мәктәбе утырышлары уза, бездә җирле авторлар да җыела, шулай ук сугыш ветераннары катнашында, Бөек Ватан сугышында хәлиткеч яуларга, юбилей даталарына багышланган «түгәрәк өстәл»ләр үткәрелә иде. Бу чараларны уздыруда күренекле педагог-туган як белгече, ТАССРның атказанган педагогы Нина Степановна Харитонова зур ярдәм күрсәтте.

Ә тыйнак, әдәпле Надежда Германовна, сөйләшү никадәр озакка сузылса да, һәр кешене тыңлый белә иде, безне дә аралашу осталыгына өйрәтте. Хәер, укучылар агымы да аз түгел иде: берәүләр үз проблемаларын хәл итәргә, икенчеләре – ошаган чара турында үз язмаларын, хезмәттәшләре, күршеләре турындагы язмаларны, өченчеләре үзләре язган шигырьләрне бастыруны сорап килә иделәр. Һәрхәлдә, безнең бүлектә һәрвакыт кеше күп иде.

– Надежда Германовна, сезнең өчен вакыт узу белән кыйммәте югалмаган нәрсәләр бармы?

– Без тәрбияләнгән, үскән традицияләр беркая да китми, алар безнең белән кала. Безне җаваплы, намуслы булырга, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр һәм бу безнең өчен үзгәрмәс кагыйдә. Улым Станиславка да әлеге мәңгелек кыйммәтләрне сеңдерергә тырыштым. Хәер, бу сыйфатлар кем өчендер искергән булып тоелырга мөмкин, әмма үзеңә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, кешеләргә дә шундый мөнәсәбәттә бул дигән акыллы фикер яши.

– Сезнең белән тулысынча килешәм! Ә сезне күңелсез хисләрдән нәрсә саклый?

– Минем ышанычлы дус тым – телевизор бар, – дип елмая ул. – Иҗтимагый-сәяси тапшыруларны карарга яратам, күп кенә яңалыкны замана күзлегеннән кабул итәм. Кызык! Оныкларымның уңышларына чын күңелемнән сөенәм: иң зурысы Сергей өйләнде, Казанда яши һәм эшли. Кечкенәсе Никита Санкт-Петербургның дәрәҗәле югары уку йортларының берсендә укый.

Әлбәттә, якыннарымның, дусларымның, хезмәттәшләремнең шалтыратулары, алар белән очрашу моңсу уйлардан арынырга ярдәм итә, кәефне күтәрә.

– Сез үткән тормыш юлы турында уйланасызмы? Күп нәрсәне эшли алдыгызмы?

– Әлбәттә. Барлык планнарны да тормышка ашыра алдыммы – әйе, дип уйлыйм! Еш кына хәтер ул елларга кире кайтара, йөрәккә якын вакыйгаларны барлык нечкәлекләре белән кадерләп торгызам. Редакциядә эшләгән елларны, хезмәттәшләремне сагынып, юк-юкта йөрәк әрни. Бу аңлашыла да, чөнки бөтен тормышым диярлек газета белән бәйләнгән.

Шушы елларда минем өчен якын булган хезмәттәшләремне яратып искә алам. Любовь Зайцева, Елена Ошибкина, Надежда Чернышева, Ольга Бандишоева, Рафаиль Сафин, Гөлсинә Сорутдинова, Саимә Гатина, Николай Уралов һәм башкалар... Аларның барысына да сәламәтлек телим! Кайберләренең безнең арада булмавын аңлау һәм кабул итү авыр.

Хәзерге вакытта («Чистопольские известия») «Чистай хәбәрләре»ндә яшь, бердәм коллектив тупланган, һәр хезмәткәргә һөнәри уңышлар, кыю идеяләр, планнарның тормышка ашуын телим. Аларга кадәр эшләгәннәр тарафыннан салынган күркәм традицияләр онытылмасын, газета үзенең иҗади юлын уңышлы дәвам итсен, ә укучылар журналистлар хезмәтенә хөрмәт белән карасын иде.

Редакция турында сөйләшкәндә аның күзләре ниндидер аерым нур белән тула. «Ә менә бу очракны хәтерлисезме, ә монысын...?!» – без ул елларда редакция тормышындагы кызыклы мизгелләрне искә төшереп утырдык.

– Кайбер эпизодлар хәтердән юкка чыга. Берни дә эшләп булмый, яшь бара! – ди хезмәттәшем, язмам герое. Әмма мин аны яхшы белгәнлектән, күңелемдә элеккеге яшьлек дәртен, аралашуга һәрвакыт ачык булуын саклап кала алуын тоям. Холкы буенча ул күңел төшенкелегенә, сагышка бирелүчеләрдән түгел, ул үзенең яшенә дә тыныч карый. Хезмәттәшләре белән очрашырга һәрвакыт шат. Хәер, без дә сезнең белән, хөрмәтле Надежда Германовна!

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе коллективы сезне чын күңелдән якынлашып килүче юбилеегыз белән котлый. Сезгә исәнлекле озын гомер, нык сәламәтлек телибез, бәхетле елмаюлар өчен сәбәпләр күбрәк булсын!

Хезмәттәшләре турында хөрмәт белән

Ольга Бандишоева, «Чистопольские известия» (« Чистай хәбәрләре») газетасы баш мөхәррире (2000-2016нчы елларда):

– Надежда Германовна белән без озак еллар бергә эшләдек. Ул бик белемле белгеч, оста язу һәм оештыру сәләтенә ия үз эшенең чын остасы. Берникадәр вакыт мин, кичәге мәктәп укучысы, аның кул астында, хатлар һәм массакүләм эшләр бүлегендә эшләдем. Ул таләпчән җитәкче иде. Аңлаешлы, гади итеп ничек язарга кирәклекне аңлатып, минем язмаларымны төзәтүе исемдә. Бу миңа үз стилемне, мәгълүматны җиткерү рәвешен камилләштерергә, фикерне эзлек ле җиткерергә өйрәнергә ярдәм итте һәм тормышымны журналистика белән бәйләү карарын ныгытты. Шулай итеп беренче профессиональ адымнарымны мин аның үткен күзләре астында ясадым.

Әмма кырыс булып тоелса да, ул ышанычлы, ярдәмчел, миһербанлы. Мин аның үз эшенә җаваплы каравын күрдем.

Ә вакыт узгач, дипломлы белгеч буларак, янә аның белән бер коллективта эшләргә туры килде. Ул инде җаваплы сәркатип вазифасында иде. Мине – мөхәррир урынбасары, ә аннан соң мөхәррир итеп билгеләгәч, ул чын таянычым булды. Аңа теләсә нинди хәлдә тулысынча таянырга була иде.

Гөлсинә Сорутдинова, татар теленә тәрҗемә буенча мөхәррир урынбасары:

– Ачык күңелле, шат йөзле, гади кеше шунда ук үзенә тарта. Надежда Германовна да нәкъ шундый. Аның белән аралашуы җиңел, рәхәт. Хәзер дә телефон аша аның дәртле тавышын ишетүгә, күңел күтәрелә.

Ул үз эшенә бөтен җаваплылык белән караган, журналист эшенең барлык нечкәлекләренә төшенгән, киң күзаллаулы, грамоталы газета белгече буларак истә калды. Җаваплы сәркатип буларак, ул безгә газетада нинди үзгәрешләр көтелүе турында тиз арада хәбәр итә иде.

Ул башкаларны аңлый белә, ярдәмгә килергә әзер, зыялылык аның канында. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә, фикер алышырга, серләшергә була.

Надежда Германовна, сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә исәнлекле озын гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, аяз көннәр телим! Һәрвакыт шундый ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле булып калыгыз. Без сезне хәтерлибез һәм яратабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X