Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул яшь хезмәткәрләргә тәҗрибә тапшыра

Элекке милиционер булмый дип дөрес әйтәләр.

Хезмәт тәмамланганнан соң күп еллар үтсә дә, төз гәүдә, көр тавыш, сорауларга төгәл җавап бирә белү – болар барысы да кала.

Лев Денисов Эчке эшләр органнарында 23 ел хезмәт иткән.

– Минем хезмәт биогра­фиям Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәннән соң башланды. Мин сәгать заводына станоклар көйләүче булып эшкә урнаштым. Ул вакытта җиде сыйныф белемем бар иде. Мин моның җитәрлек булмавын аңлый идем, шуңа күрә заводтагы эшне кичке мәктәптә уку белән бергә алып бара башладым. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң милициягә килдем, – дип искә ала Лев Иванович. – Тиздән мине Алабуга милиция мәктәбенә укырга җибәрделәр. Хезмәт иткән елларда мин участок уполномоченные, айныткыч начальнигы булып эшләдем, ләкин иң күп елларны кизү частендә оператив кизү торучы булып хезмәт иттем.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итүем турында сөйләвемне сорагач, мин Станислав Осипов, Виталий Гудошников, Владимир Салеев кебек җитәкчеләр кул астында Совет милициясендә хезмәт итүемне горурланып җавап бирәм. Бүгенге көндәге кебек үк, ул елларда да кизү часте Эчке эшләр бүлегенең йөзе иде. Районда булган хәлләр һәм хокук бозулар турындагы барлык мәгълүмат безгә агылды. Без килүчеләрне каршы алдык, халыктан шалтыратулар кабул иттек. Сәгать механизмы кебек тату, бердәм, төгәл, ару-талуны белмичә эшләдек.

 Кышкы бер төн истә калды. Каникуллар иде. Шәһәрнең бер мәктәбе укучылары өчен Яр Чаллыга КамАЗ заводына экскурсия оештырылды. Иртән укытучы озата баруында балалар автобуста чыгып киттеләр, ә менә билгеләнгән вакытка әйләнеп кайтмадылар. Кәрәзле телефоннар ул вакытта юк, беркем белән дә элемтәгә кереп булмый.

Бу хәл мин кизү торган көнне булды. Миңа әти-әниләрдән беренче шалтыратулар килә башлады. Беренче чиратта Яр Чаллы шәһәре идарәсе башлыгы белән элемтәгә кердем. Ул заводка шалтыратты, ә анда аңа экскурсия булмады, чөнки балалар килмәде дип җавап кайтарганнар. Бу бөтен республика өчен гадәттән тыш хәл иде: утыз бала утырган автобус ике шәһәр арасындагы карлы юлда югалган. Алар киткәннән соң 15 сәгатьтән артык вакыт узды. Нәрсә булган, балалар ни хәлдә – сораулар күп иде.

Әлмәт, Зәй, Кама Аланы, Түбән Кама оператив кизү торучыларга, юл хезмәтләренә кичекмәстән шалтырата башладым. Әлбәттә, балалар  турында республика министрлыгына хәбәр ителде. Юл уңаендагы барлык шәһәрләрдән автомобильләр җибәрелде һәм төн уртасында гына Әлмәттән пассажирлар белән автобус табылуы турында хәбәр килде. Автобус иртән ватылган икән, ә хәбәр итү мөмкинлеге булмаган. Шушы вакыт дәвамында балалар автобус эчендә булганнар. Аларны башка транспортка күчереп утыртып, район бүлегенә алып килделәр, барысын да ашату өчен икмәк заводы, сөт заводы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде.

Автобусны эзләү эшен оештырган арада, кизү частенә борчылган әти-әниләр шалтыратып торды. Трубканы алмыйча булдыра яки шалтыратуларның оператив эшкә комачаулавын әйтә алмадым, чөнки барысының да ничек борчылуларын аңлый идем.

Кемдер кизү частендә утырган, бер тапкыр да вакыйга урынына чыкмаган дип әйтер. Бу алай түгел. Оператив кизү торучының эше үтә җаваплы. Тәүлек дәвамында шәһәрдәге оператив хәлне контрольдә тотарга кирәк. Монда тәҗрибәле, сабыр, түзем һәм тиз арада хәлдән чыгу юлын таба белүче кешеләр генә эшли ала. Башкалар биредә озак тоткарланмый. Кизү торучы сменаның бердәм эшеннән чистайлыларның иминлеге тора.

– Кайчагында хезмәткәрләрне дә коткарырга туры килә әле. Бервакыт кизү частенә бер ханым: «Ирем эчә, тавыш чыгара, яшәргә бирми», – дип мөрәҗәгать итте. Әлеге административ участокка кураторлык итүче участок полиция хезмәткәре Сергей Рябковка җибәрдем. Ул үзенең «күптәнге танышын» исерек хәлдә күреп, аны өеннән алып китә һәм айныткычка урнаштыра. Күпмедер вакыттан соң мөрәҗәгать иткән хатын-кыз килә һәм аны исерек иреннән коткарган участковый фатирдан акча урлаган дип раслый.

Мин тоткарланучының айныганын көттем дә: «Әйдә, эшнең ничек булганын сөйлә», – дип әйттем.

– Эшлим, эшлим, ә хатыным бөтен акчаны үзенә ала. Менә хезмәт хакы алдым да, аны күршегә яшерергә кердем, шунда бергә утырып эчтек, – ди ир.

Мөрәҗәгать итүче ирен айныткычка озаткач, хезмәт хакын эзли башлаган һәм таба алмаган, күрәсең…

Хатын-кызлардан исерек ирләрен тынычландыруларын үтенеп шалтыратулар да булды. Аларга: «Гариза языгыз, айныткычка алып китәбез», – дим. Ә алар җавап итеп: «Юк, алып китәргә кирәкми, бары тик йоклап киткәнче аның янында утырыгыз…» – диләр

Лев Иванович лаеклы ялга майор исемендә чыга. Эчке эшләр органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм өч дәрәҗә «Мактауга лаеклы хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Отставкага чыккач, ветераннар оешмасында уңышлы эшләвен дәвам итә. Фикердәшләре белән яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Ул яшь хезмәткәрләргә тәҗрибә, зирәклек һәм белем бирүгә аерым игътибар бирә. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, «Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мактаулы ветераны» билгесе белән бүләкләнә.

Һөнәри бәйрәм алдыннан Лев Иванович яшь хезмәткәрләргә принципиаль, әмма гадел, намуслы булырга, кешеләргә хөрмәт белән карарга дигән теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев