Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул укуда да алдынгы, диңгез тирәнлекләрен дә үзенә буйсындыра

«Минем мавыгуым - күңел тартуым, - ди үзенең су астына төшүләре һәм яңа тирәнлекләрне өйрәнүләре турында республикабызның танылган спортчысы-дайверы Валерий Салеев.

Аңа әле 20 яшь кенә, әмма ул инде җиде ел дәвамында ТРда Рус география җәмгыятенең яшьләр су асты отряды капитаны, тирәнлеккә төшү буенча дөнья рекордының автордашы һәм Россия су асты спорты Федерациясенең СМАS инструкторы булып тора. Хәзерге вакытта Валерий В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының 3нче курсында белем ала.
Балачактан ук ул галәмнең төрле нокталарында экстремаль экспедицияләрдә, «Полюс холода», «Надежные машины. Железные люди», «Заполярье России» отрядлары экс­пе­дицияләрендә катнашкан. «Антарктида-100» катлаулы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч экспедициядә Валерий Татарстаннан су астына төшүчеләр командасы составында яшьләр су асты-тикшеренү отрядының бердәнбер вәкиле булган. Ерак җирләрдән кайткач, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга рекорд куйганнары өчен рәхмәт белдерде һәм дайверларга милли географияне үстерүгә саллы өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Валерий Салеев Антарктида ярларында данлыклы су асты селфие авторы. Заполярьега экспедиция вакытында ул спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 капсуласын Баренц диңгезе төбенә төшерде, моның өчен 2015 елда Казанда узган спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионатының истәлекле медале белән бүләкләнде.
Агымдагы елның гыйнварында Валерий Салеев спорттагы югары казанышлар һәм батырлык өчен ТРда ел саен бирелә торган «Ел студенты» студентлар премиясенең «Ел спортчысы» номинациясендә җиңде. Конкурска Татарстанның 18 шәһәреннән барлыгы 476 заявка бирелгән булган.
Валерий үзе сөйләгәнчә, су асты спортына мәхәббәтне аңа әтисе, ТРда Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге проектларында актив катнашучы, яшьләр су асты фәнни-тикшеренү отряды җитәкчесе Сергей Салеев уяткан.
- Су асты отрядын оештыру идеясе көрәш мәктәбе (сүз уңаенда, аның җитәкчесе минем әтием) буенча иптәшем белән Марий Эл күле төбенә беренче тапкыр төшкәндә барлыкка килде. Безгә су асты тикшеренүләре бик ошады һәм без отряд оештырырга уйладык. Үзебезнең проектларыбызга тарих, география укытучыларын, тәҗрибәле дайверларны җәлеп итә башладык. Бүгенге көндә отрядта 60 кеше исәпләнә. Егетләрнең Россия Федерациясе су асты спорт сертификатлары бар, алар төрле проектларда катнашалар, аларның кураторлары - минем әтием. Отряд зур уңышларга иреште, - ди Валерий Салеев.
Отряд актив катнашкан «Татар­стан­ның изге урыннары» проекты Россиянең иң яхшы ун проекты арасына керде һәм РФ Президенты грантын алды. Проект гамәлдә булган өч ел эчендә республиканың тугыз муниципалитетында 41 стела һәм 30 истәлек тактасы куелган.
Декабрь аенда яшь спортчы «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында күренекле спорт казанышлары һәм Татарстан Рес­публикасында су асты спортын үстергәне өчен РФ Президенты премиясе лауреаты дип игълан ителде.
Талантлы яшьләрне хөрмәтләү тантанасы 2006 елдан башлап гадәттә декабрь аенда үткәрелә һәм Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатларына, шулай ук аларның остазларына истәлек бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хатлары тапшырыла.
- Шундый мөһим бү­ләк­не алганда күңе­лемне хисләр ташкыны биләп алды. Ул гомеремдә иң истә калган көннәрнең берсе булды. Янәшәмдә минем остазым һәм укытучым Дмитрий Шиллер иде, ул да югары бәя алды, - ди премия лауреаты Валерий Салеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай спортчысы