Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул тарихны саклый

Безнең тормышта шулай корылган, еш кына бер вакыйга икенчесе белән алышына. Аларның кайберләрен без гомер буе хәтеребездә саклыйбыз, ә кайберләре үткәнебездә кала. Бу мәсьәләдә архивлар чын-чынлап уникаль, чөнки нәкъ менә аларда безнең тарихны чагылдыручы кыйммәтле чыганаклар – документлар саклана.

Мондый архив документлары белән эшләү аерым игътибар һәм сабырлык таләп итә. Архив бүлегендә 15 ел хезмәт итүче Динара Сәйфулинаның һөнәре нәкъ менә шуның белән бәйле. Архив белгече эшенең нидән гыйбарәт булуын ул үз тәҗрибәсеннән белә.

Динара архивчы булырга Казан лицеенда укыганда карар итә.

Бервакыт дустым архив белгече, эш башкару юнәлеше буенча укырга керергә тәкъдим итте һәм мин риза булдым. Лицейны тәмамлаганнан соң, Россия дәүләт гуманитар университетының «Тарих-архив белеме» белгечлеге буенча Казан филиалына укырга кердем, – дип сөйли Динара Сәйфулина. – Уку минем өчен кызыклы булды. Безгә Казан һәм Мәскәү югары уку йортлары укытучылары белем бирде. Университетны тәмамлаганнан соң, 2005 елда мин архив бүлегенә килдем.

Архив бүлеге белгече эшенең үзенчәлекләре нидә?

Безнең һөнәр түземлек һәм игътибар таләп итә. Әлбәттә, нинди дә булса кызыклы мәгълүмат белән эшләгәндә, ул сине үзенә тартып тора, ниндидер азарт барлыкка килә. Кайчагында кешеләр җир участогын, пенсияне рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматны соратып алалар. Мондый мәгълүматны тапсаң, үз эшеңнән канәгать каласың. Шушы мизгелләрдә хезмәтебезнең кирәклеген аңлыйсың һәм ул кешеләргә файда китерә. Гомумән алганда, бер ел эчендә без 4 меңгә якын мөрәҗәгатьне эшкәртәбез. Чынлыкта бу бик кызыклы эш. Төрле документларны өйрәнеп, без шәһәр һәм район, аның предприятиеләре, оешмалары тарихын күзәтеп, теге яки бу кешенең хезмәт юлын белә алабыз. Без үзенә күрә тарих сакчылары.

Архив бүлеге белгечләренә документлар белән генә эшләп калмыйча, кешеләр белән дә аралашырга туры килә. Килүчеләр белән уртак телне җиңел табасызмы?

Һәркемгә якын килү мөһим. Кайчагында эзләнүгә күп вакыт һәм көч китә. Бик күп документларны эшкәртергә туры килә һәм кайвакыт тиешле срокларга сыешып булмый. Ул чакта без кешеләргә эзләнү эшенең күбрәк вакытны алырга мөмкин булуына аңлап карауларын үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Һәр кеше белән аерым эшлибез. Соңгы вакытта җәйге чорда мәктәп укучыларының колхозда эшләве буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килә башлады. Без кешеләрдән күбрәк мәгълүмат: әти-әниләренең исемнәрен белергә тырышабыз. Чөнки кайбер колхозларда балаларны аерым ведомостьләргә кертмәгәннәр, ә аларны әти-әниләренә өстәп кенә куйганнар. Ни кызганыч, барлык документлар да сакланмый һәм кешеләргә башка юллар эзләргә кирәклеген аңлатырга туры килә.

Чистай архивында сакланучы документларның күләме нинди?

2020 елның 1 гыйнварына архивта шәһәр һәм районның социальикътисади һәм мәдәни тормышы үсешен чагылдыручы 124266 берәмлек документ (568 фонд) саклана. Шуларның 311е – даими саклау фондлары, 856774 саклау берәмлеге – шәхси состав буенча документлар, 155 саклау берәмлеге – шәхси документлар, 146 саклау берәмлеге – фотодокументлар. 57 фондны дәүләт милкенә караган документлар тәшкил итә. Сак­лана торган документлар күләме буенча безнең архив Казан башкарма комитетыннан соң республика буенча икенче урында тора. Сәгать заводы документлары гына да ни тора, алар архивның 154 квадрат метр мәйданлы саклау урыннарының берсендә урнашкан.

Архивтагы иң иске документ нинди?

Иң иске документ 1936нчы ел белән исәпләнә. Бо­рын­гы­раклары республика архивында саклана. Бездәге аеруча кыйммәтле документлар – колхоз җирләренә дәүләт актлары.

 Архив бүлеге хезмәткәр­ләре гражданнарның мөрә­җәгатьләрен эшкәртүдән кала, тагын нинди эш башкара?

Ел дәвамында без тарихи документларны гына кулланып калмыйча, аларның сак­ланышын да тәэмин итәбез, шулай ук яңаларын кабул итәбез, рәсмиләштерәбез һәм комплектлыйбыз. Моннан тыш, без төрле күргәзмәләр, экскурсияләр, лекцияләр оештырабыз һәм уздырабыз. Конкурсларда катнашабыз. Күптән түгел мин «Татарстан Республикасының иң яхшы архив белгече» конкурсында катнаштым.

Бу конкурс турында тулырак сөйләгез әле.

Конкурс берничә этаптан торды. Аларның берсе өчен үзең һәм үз һөнәрең турында видеоролик әзерләргә, анда архив белгече эшенең мөһимлеген һәм әһәмиятен күрсәтергә кирәк иде. Икенче этапта без Казанда эш күнекмәләрен белү буенча тест уздык. Миңа хезмәттәшләрем конкурска әзерләнергә ярдәм иттеләр, көч биреп тордылар, мин иң яхшы ун катнашучы арасына керә алдым.

Архив белгече эшендә иң мөһиме нәрсә?

Иң мөһиме – тырышлык, эшеңне җиренә җиткереп башкару, үз белемнәреңне һәм күнекмәләреңне даими камилләштерү. Әгәр архивчы үз эшен дөрес башкармаса һәм, мәсәлән, нинди дә булса оешманың сакларга кирәк булган документларын юкка чыгарса, соңыннан аның кайбер хезмәткәрләре пенсиясез калырга мөмкин. Безнең хаталанырга хакыбыз юк. Архивчы эше – ул өзлексез өйрәнү, яңалык ачу һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итү, – дип ышанычлы белдерә Динара Рамил кызы.

Архивчы – һөнәр түгел, ул – сәләт диләр. Бу сүзләр 15 ел дәвамында үз эшенә тугры булып калган Динара Сәйфулинага тулысынча туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев