Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ул сугышта да, хезмәттә дә алдынгы сафта була

    Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турындагы истәлек якташларының йөрәкләрендә дә яши. Чистайлылар Хәлим Хәким улы Яхинны да яхшы хәтерлиләр.

    Хәлим Яхин 1919 елның сентябрендә дөньяга килгән. 2нче урта мәктәптә белем алган. 1939 елның июнендә эшче-крестьяннар Кызыл Армиясенә алынган. Себер хәрби округында Омск шәһәрендә хәрби әзерлек үткән. Әмма армия­дән демобилизацияләнергә өлгер­ми: Себердә запаска чыгар алдыннан аңа сугыш башлану турында хәбәр килә.
    Авыр сугыш елларында Хәлим Хәким улы артиллерия бүлеге белән җитәкчелек итә. Хәлим Яхин Көньяк-Көнчыгыш фронттагы (соңрак Сталинград дип йөртелә башлый) 62нче армия составында Баш Командование резервындагы 266нчы артиллерия полкында сугышып, Сталинград артындагы канкойгыч сугышларда катнаша. Биредә өлкән сержант Яхин беренче хәрби бүләген - «Сугышчан батырлыклары өчен» дигән медаль ала.
    Бүләкләү документларындагы шушы коры сүзләр күп нәрсә турында сөйлиләр: «Дошманның өстен булган көчләренә каршы торып, 1942 елның 20 сентябреннән 15 октябренә кадәр көчле артиллерия уты астында исәпләүчеләр бүлеге белән җитәкчелек, салкын акыл белән эш итеп, дошманның 129 артиллерия батареясының кайда урнашуын төгәл исәпләп чыгара, шуларның 19ын 266нчы артиллерия полкы утка тота».
    Шуннан соң сугышлар белән Украина һәм Белоруссияне азат итә. Кыюлык, инициатива күрсәткәне, үзенә һәм кул астындагыларга таләпчән булганы өчен 8нче Гвардия армиясенең 1944 елның 18 февралендә чыккан 196нчы боерыгы белән Хәлим Яхин III дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. «Днепрның уң яры өчен сугышларда гвардия сержанты Хәлим Хәким улы Яхин үзен кыю, инициативалы, үзенә һәм кул астындагыларга карата таләпчән кеше буларак күрсәтте һәм артиллерия уты астында исәпләү бүлеге белән җитәкчелек итеп, үз постын ташлап китмичә, дошман батареяларының урнашкан урыннарын исәпли һәм аларны юк итүгә артиллерияне координацияли. 1943 елның 30 октябреннән 1 ноябрьгә кадәр, өч көн, Терноватка, Радянка һәм Ряска авыллары районнарында немецларның 16 батареясына тап була һәм аларны утка тоту белән җитәкчелек итә, шуның белән безнең җәяүле гаскәрләребезнең һөҗүмен тәэмин итә».
    Варшавадан көньяктарак урнашкан Висла елгасының көнбатыш ярында дошман оборонасын юк итүдә катнашуы, Одер елгасында немецларның оборона линиясен өзүе һәм Берлинга һөҗүм итү, шулай ук Берлинны алу өчен Баш командующий Советлар Союзы маршалы иптәш Сталинның боерыгы белән аңа өч тапкыр рәхмәт белдерелә.
    Аның хәрби юлы шулай ук «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп кенә башка юбилей бүләкләр белән билгеләп үтелә. 1945 елның маенда гвардиянең өлкән сержанты Яхин Рейхстаг диварларында имза калдыра.
    Сугыштан соң 1946 елда фронтчы туган Чистаена кайта. «ГАРО» заводына эшкә урнаша. 1947 елда сәгать заводының 12нче номерлы станок төзү, станок ремонтлау цехына слесарь-билгеләүче итеп күчерелә, анда лаеклы ялга чыкканчы 1979 елга кадәр эшли.
    Хәлим Хәким улын иптәшләре җылы сүз белән искә алалар. Аның хезмәте берничә тапкыр сәгать заводы дирекциясе, партия комитеты, КПССның Чистай шәһәр советы һәм депутатлар Советлары тарафыннан югары производство күрсәткечләренә ирешкәне өчен Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә. Ә 1950 елның июнендә аның исеме шәһәрнең Мактау китабына кертелә.
    Ветеран шәһәр һәм заводның җәмәгать тормышында актив катнаша. Яшьләрнең остазы була, дистәләгән укучыны тәрбияли. Шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. 1957 елдан башлап коллектив бакчада бакчачылык белән шөгыльләнә. Ул һәм кыз тәрбияләп үстерә.
    Хәлим Хәким улы 1988 елда вафат була. Ул үзе турында якты истәлек калдыра.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: