Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәүкәт абый пешергән күмәчләрне яратып ашыйлар

Шәүкәт Нуретдинов азык-төлек сәнәгатендә 45 ел армый-талмый фидакарьләрчә хезмәт итә.

Дөньяда иң тәмле һөнәр нинди дигән сорауга сез ничек дип җавап бирер идегез? Билгеле, күпләр икмәк пешерүче дияр. Әлеге һөнәр исемен әйтүгә борынга мичтән яңа чыккан хуш исле икмәк исе килеп бәрелгәндәй була. Бүген без сезне 4 нче мәктәп ашханәсендә камыр ризыклары пешерүче булып эшләүче Шәүкәт Нуретдинов белән таныштырасыбыз килә.

Аның белән танышу өчен без белем бирү учреждениесенә килдек. Мәктәп бусагасын атлап керүгә борынга тәмле ис килеп бәрелде. Димәк, әңгәмәдәшебез үз урынында. Ашханәгә кергәч, без моңа тулысынча ышандык. Шәүкәт Хаҗи улы мичтән алсу төскә кергән күмәчләр алып тора иде.

– Бу бүгенгә соңгы партия пешкән әйберләр – күмәчләр иде, балалар аларны бик яратып, тәмләп ашыйлар, – дип елмаеп сөйли Шәүкәт Хаҗи улы. Мәктәп ашханәсендә ул беренче тапкыр гына эшләсә дә, һөнәри стажы саллы. 71 яшьлек Шәүкәт абый азык-төлек сәнәгатендә 45елга якын хезмәт куйган.

– Белемем буенча мин технолог, әлеге һөнәргә азык- төлек техникумында укыдым. Дистәләрчә ел буена Чистай икмәк заводында кондитер цехы начальнигы булып эшләдем, аннан озак еллар «Чародейка» кафесында хезмәт куйдым. Шуннан лаеклы ялга киттем. Быел исә белгечләр җитешмәгәнгә мине коллегаларыма булышуымны сорадылар һәм менә мин яңадан яраткан хезмәтемдә, яраткан эшем белән шөгыльләнәм, – дип сөйли Шәүкәт Нуретдинов.

Үзенең хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен Шәүкәт абый кондитер әйберләре пешерүгә багышлаган. Ул җиңел генә торт, пирожное яисә тагын шундый баллы ризыклар пешерә ала.

– Мин кафеда эшләгәндә чүпрә белән камыр ризыклары пешерә башладым. Пешереп карадым – яхшы килеп чыкты. Мәктәптә дә мин камыр ризыклары пешерәм. Нигездә, күмәчләр, бер көнгә 300 дән алып 700гә хәтле күмәч пешерергә туры килә. Болар – баллы күмәчләр, пәрәмәчләр, пицца, бәрәңге пәрәмәче. Гомумән алганда, камыр ризык ларын төрләндерергә тырышам. Уку көне тәмамланганда барысын да алып бетерәләр, берни дә калмый диярлек. Мин моңа бик шат. Минем өчен шул иң зур мактау да, бүләк тә. Мин пешергән ризыкларны балалар яратып ашый икән, димәк, хезмәтем бушка китмәгән, – дип сөенеп сөйли тәҗрибәле пешерүче.

Шәүкәт абыйның эш көне иртәнге биштә башлана. Эшкә килү белән үк ул камыр куя, ул күтәрелгәч, күмәчләр ясый, аларны мичкә тыга. Көне буена берничә тапкыр шулай кабатлана. Балалар мәктәпкә килгән вакытта күмәчләрнең бер өлеше әзер дә була инде. Күмәч төрләрен ул көн дә чиратлаштырып тора. Бер партиядә баллысы пешсә, икенчесендә башка төрлесе була. Балаларга сайлап алу мөмкинлеге булсын өчен шулай эшли ул.

– Сезнең шулай тәмле пешерүегезнең сере нидә? – дип кызыксынам мин аңардан.

– Минем уйлавымча, берен чедән бөтен технологияне, рецептураны үтәүдә. Минем өчен барлык ингредиентларның да табигый, яңа, гади булуы шарт. Аеруча бала ризыклары турында сүз барганда бу бик мөһим. Мин, мәсәлән, пешергәндә бер артык нәрсә дә кулланмыйм, үземнең элеккеге рецепт буенча әзерлим. Билгеле инде, үз эшеңне яратып, бар күңелеңне биреп башкарырга кирәк, шул вакытта гына нәтиҗә яхшы булачак, – дип сөйли пешерүче.

Аннары әңгәмәдәшем аңа куллары, тәҗрибәсе генә түгел, ә үзе эшли торган җиһазның да ярдәм итүен ассызыклады.

– Ашханәгә быел яңа мич куйдылар. Менә дигән җиһаз, аның янында даими рәвештә басып торырга һәм янып китмәсен дип әйләндергәләп торырга кирәкми, – дип билгеләп үтте ул.

– Профессионал пешерү чене, кондитерны, кулинарны тышкы кыяфәте, куллары буенча белергә мөмкин диләр...

– Әйе, билгеле! Куллар - безнең төп инструментыбыз, шуңа күрә алар, шулай ук киемнәребез, баш киеме дә һәрвакыт чиста, пөхтә булырга тиеш. Бу яктан минем барысы да тәртиптә! – дип сөйли Шәүкәт Хаҗи улы.

– Ә сез өегездә пешерә сез ме? – дип сорыйм мин аңардан.

– Кайчакта, – дип елмая ул. – Өйдә кухняда минем тормыш иптәшем хуҗабикә, ул шулай ук кондитер, мине үзенең тәм-томнары белән сыйлый. Кирәк булганда мин аңа ярдәм итәм. Шуңа күрә без пешкән әйбердән өзелгәнебез юк. Гомумән, тәм-томны һәм пешкән әйберләрне мин балачактан ук яратам. Бәлки шуңа да шундый һөнәр сайлаганмындыр.

Ул үзен башка өлкәдә күз алдына да китерә алмый. Аның янәшәсендә яраткан коллективы, балалар. Ул яраткан эше белән мәшгуль.

– Без бик дус эшлибез, коллективыбыз, тату, бердәм, бик тиз ияләштем. Мин аралашучан кеше, һәрвакыт эшне елмаеп, бар күңелемне биреп эшләргә тырышам. Шулай эшләгәндә теләсә кайсы эш көйле бара дип уйлыйм. Әлеге форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез – узган ял көнендә билгеләп үтелгән Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Барысына да сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, авыр, әмма бик кирәкле эшләрендә уңышлар телим.

Фикерләр

Елена Мишагина, пешерүче ярдәмчесе:

– Дөресен генә әйткәндә, мин беренче тапкыр шундый әйбәт пешерүче ир-атны күрәм. Барлык ризыклар да тәмле, авызда эреп тора. Шәүкәт абый үз эшенең остасы гына түгел, бик ярдәмчел, яхшы, киң күңелле кеше дә. Ул гел елмаючан, ул пешергән күмәчләрне бик тиз алып бетерәләр. Без бик дус эшлибез.

Әмир, 8 сыйныф укучысы:

– Мин теләп мәктәп ашханә сенә йөрим, чөнки анда бик тәмле пешерәләр. Аеруча миңа баллы күмәчләр һәм пицца ошый. Пешерүче абыебыз да бик мөлаем, һәрвакыт елмаеп каршы ала.

Гөлсинә Нуруллина, мәктәп директоры:

– Мин бик безнең коллективта Шәүкәт абый килүенә сөенеп туя алмыйм. Ул үз эшенең остасы, иң мөһиме – аның пешергән ризыкларын барыбыз да: балалар да, укытучылар да ярата. Бу бик күңелле!

 

Бу кызык!

Камыр әзерләү технологиясе һәм аңардан икмәк-күмәч әйберләре әзерләү технологиясе борынгы заманнан үк билгеле. Ачык Интернет чыганакларыннан күренгәнчә, галимнәр чүпрәдән камыр ясау 4 мең ел элек барлыкка килүен әйтәләр. Әмма үзләренә тормыш итү өчен пешерү белән шөгыльләнүче кешеләр соңрак барлыкка килгән. Алар турында беренче искә алулар безнең эрага кадәр 12 гасырга карый. Ул вакытта беренчеләрдән булып күмәчләр сата башлыйлар. Нәкъ менә Мисырдан безгә киң таралган бодай сорты килгән дә инде. Әмма күпчелек кешеләр ипине өйдә пешергәннәр, бары 20 гасырда гына әлеге һөнәр күмәк һөнәргә әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев