Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул хәрби техникага икенче сулыш өрә

Илгиз Гыймалетдинов йорты каршында үз куллары белән җыйган хәрби машиналардан торган музей барлыкка килгән. Аларның кайберләрен мин дә күрә алдым, ә берсендә хәтта пассажир сыйфатында утырып йөрү бәхете елмайды.

Шуларның берсе – ЗИЛ-157 базасында кисәкләп диярлек җыелган, «Катюша» дигән матур исем алган, тиңе булмаган артиллерия залп уты системасы. 
Илгиз Харис улы вакытның аның өстендә хакимлек итмәвен таный. Буш вакыт барлыкка килүгә, көнме ул, төнме – анысы мөһим түгел, ул гаражга бара. Төрле кыенлыкларга карамастан, оста йөк машинасы базасын үзгәрткән һәм аннан «Студебеккер»ның төгәл күчермәсен булдырган, машина сугыш вакытында иң ышанычлы дип саналган һәм киң таралган булган. 
«Катюша»ның куәтле корылмасына, аның зур көпчәкләре һәм ракеталарына карап, хәтта тын кысыла, чөнки шундый техниканы җыю шулкадәр зур хезмәт таләп итүен аңлыйсың. Замана автобазарлары киштәләрендә хәзер эзләп табуы авыр булган ул чордагы сирәк детальләрне кайдандыр юнәтергә кирәк әле. 
– Еш кына алар беркемгә дә кирәк булмаган металл ватыклары булып чыга, мин аларга икенче сулыш өрәм. Эштә миңа дустым – механик Юрий Игнатьев бик булыша. Мин «Катюша»ны җыйганда, ул минем яныма көн саен килә иде. Аның киңәшләре ярдәмендә без еш кына котылгысыз дип тоелган хәлдән дә чыгу юлын таба идек. Миңа күрше авылдан да дусларым ярдәм иттеләр. Кемдер буяды, икенчеләре минем кул астында болтларны борды, – дип сөйли Илгиз Харис улы. – Туганнарым минем шөгылемне хуплыйлар. Чистайда яшәүче ир туганым минем белән һәрвакыт элемтәдә. Әгәр миңа җыю өчен нәрсә дә булса кирәк икән, ул теләсә кайсы вакытта кирәкле детальне табарга ярдәм итәргә әзер. 
Хәрби машинага карап, анда барысы да – вак-төяккә кадәр уйланылган булуы күренеп тора. Ракета снарядларында ерак 1941 елдагы кебек төп-төгәл «Берлинга», «Мәскәү өчен», «Ленинград өчен» һәм башка язулар бар.
– Ракеталарда әлеге бөек сүзләрне язуны мин җирле мәктәп укучыларына ышанып тапшырдым. Башта алар трафарет аша язылды. Мин бу турыда бик күп уйладым һәм сугыш вакытында барысын да кулдан язганнар дигән нәтиҗәгә килдем. Шуңа күрә үзгәртергә туры килде, – дип билгеләп үтте Илгиз Гыймалетдинов. 
Хәрби машина чынлыктагы кебек күренеп кенә калмыйча, авыл урамнарына да беренче тапкыр Җиңү парадында чыга. Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә авыл халкы һәм кунаклар җыелуын сөйләде. Барысы да тиңе булмаган машинаны хәрәкәттә күрергә теләде. 
– Мин авыл башлыгына бер ел эчендә «Катюша»ны җыярга сүз бирдем. Эш, әлбәттә, озак барды һәм четерекле булды. Үз хезмәтемне сугышчыларга, үз гомерен ирекле тормышыбыз хакына биргәннәргә багышладым. Ата-бабаларыбыз турындагы истәлек минем йөрәгемдә мәңге яшәр. Бу бөек кешеләрне беркем дә беркайчан да онытырга тиеш түгел. Без балаларыбызны, оныкларыбызны Бөек Җиңүнең бабаларыбызга нинди кыйммәт бәя белән бирелүен белерлек итеп тәрбияләргә тиешбез, – дип күз яшьләрен яшермичә сөйли Илгиз Харис улы.
Күптән түгел «Катюша» 77 елдан соң туган җирендә сугышчы җәсәден җирләү чарасында колоннаны җитәкли. Шуннан соң тиңе булмаган машина үз көче белән Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл янына барып җитә. Анда ул җәй буена калачак.
– Без Илгиз Харисовичны «Катюша»ны һәйкәл янында калдырырга бик озак күндердек, – дип безнең белән уртаклаша Марат Әхмәдулла улы. – Башта ул тырышлыгын яшьләр бәяләмәсләр һәм машинаны бозарлар дип борчылды. Әмма каргалылар, бигрәк тә егетләр һәм кызлар, Илгизнең эшенә зур хөрмәт белән карадылар, моңа без бик шат. Безгә бөтен Россиядән командировкага кешеләр килә. Барысы да диярлек хәрби машина янында фотога төшә. Җиңү коралы нәкъ менә һәйкәл янында торсын дигән карар халык алдында мактаныр өчен түгел, ә яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатыннан кабул ителде. 
Экскурсиядән соң Илгиз Харис улы мине ГАЗ-69 машинасында йөретте, ул, минем карашка, заманча автомобильләрдән бер дә калышмый, ә киресенчә, алардан өстенрәк тә әле. Мавыктыргыч сәфәрне башка бер тәэсир белән дә чагыштырып булмый. Әлеге тиңе булмаган машина салонына кереп утыргач, сугыш чорындагы мохитне дә, ярты гасырдан да элегрәк булган автомобиль сәнәгате үзенчәлекләрен дә тоярга мөмкин. Миннән теләсә кайсы ир-ат көнләшер иде дип уйлыйм, чөнки шундый автомобильне эштә бәяләү, салонына кереп утыру бәхете һәркемгә елмаймый. Мөгаен, әлеге машина үтә алмаслык юллар юктыр. Сүз уңаенда, ул Илгиз җыйган автомобильләр арасында иң беренчесе булган. Тарихка күз салсак, башта автомобильнең әлеге маркасын сугыштан соңгы елларда төзүләрен белеп була, аны ул вакытта «армия хезмәтчәне»дип атаганнар.
Машина бүген дә актуальлеген югалтмый. Берәүләр юлсыз урыннардан йөрергә сәләтле машиналарны завод халәтенә кадәр торгыза, ә икенчеләре ГАЗ-69 базасында аеруча юлсызлыкта хәрәкәт итәргә сәләтле экспедиция джиплары җыя.
Хәрби автомобильләрне җыю идеясе минем бала чагымнан ук килә, әмма вакыт җитмәү, авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнүем сәбәпле, аны тормышка ашыру озак вакытка кичектерелеп торды. Вакыт уза торгач, мин хыялымны чынбарлыкка ашырырга тиеш булуымны аңладым. Дүрт ел элек Җиңү парадына минем беренче ГАЗ-69 машинасы чыкты. Мин моның белән чикләнеп калмыйм, киләсе елга Җиңү юбилее уңаеннан парадка биш яки җиде хәрби машина чыгарырга җыенам. 
Язма героебызның гаражы буш тормый, анда тулы приводлы, гадиләштерелгән ачык кузовы һәм ишекләр урынына уенты булган ГАЗ-67 хәрби җиңел автомобиле тора. Әлеге машинаны җыюның иң кызган чагы. Биредә буяу исе аңкып тора, бик күп төрле җайланмалар, детальләр бар. Карап торышка шактый куркыныч тудырмый торган булса да, машина корпусы шулкадәр нык, сугыш вакытында хәтта халык телендә «кырык үкчә»дип аталган авыр тупны да ташый алган. 
«Бронь остасы» йорты янында юлсызлыкны буйсындырган ГАЗ-63 хәрби йөк машинасын да күрмичә калу мөмкин түгел. Барлык көпчәкләре тарта, бер кыеклы шиннар – ул юлсызлыкны буйсындыручы барлык машиналарга нигез сала. Мин ике урынга исәпләнгән салонга рәхәтләнеп кереп утырдым. Панельның уң ягында кирәк-яраклар салу өчен кечкенә бардачок бар. Сугыш чорында шундый машина ул вакытлар өчен шактый зур тизлеккә ия булган – сәгатенә 65 километр араны үтә алган. Бары тик аның бер җитди җитешсезлеге бар – ул әйләнеп капланырга мөмкин. Моңа югары авырлык үзәге һәм көпчәкләрнең арасы тар булуы сәбәпче. 
Илгизнең ишегалдында мал-туар һәм зур бакча бар. 
– Барысына да өлгерергә ничек вакыт табасыз? – дип сорамый булдыра алмадым.
– Монда барысы да гади. Теләк һәм сабырлык кына кирәк, – диде ул тыйнак кына. 
Илгиз Харис улының һәр машинасы кабатланмас, аларга бөтен күңелен салуы күренеп тора. Барлык уй-ниятләрен тормышка ашыруын һәм автопаркы яңа тиңе булмаган машиналар белән тулылануын телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев