Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул хатын-кызларга чын бәхеткә ирешергә ярдәм итә

Әниләр көне алдыннан безнең героебыз – ике баланың менә дигән әнисе генә түгел, ә үз эшенең остасы, хатын-кызларга әни булу бәхетенә ирешергә ярдәм итүче. Чистай бала тудыру йортының бала тудыру бүлеге мөдире Евгения Иванова күпләргә таныш, әмма аны ирен яратучы хатын, сөйкемле, кайгыртучан әни буларак белүчеләр аздыр.

– Мин Чистайда туып-үстем. Әнием шәфкать туташы булып эшләде, шуңа күрә миңа медицина хезмәткәрләре арасында еш булырга туры килде. Миңа дәваханә атмосферасы, ак халатлар бик якын иде, әмма һөнәр сайлаганда бу хәлиткеч роль уйнады дип әйтә алмыйм. Мөгаен, әтиемнең мине табиб буларак күрергә хыяллануы мөһим роль уйнагандар, – ди Евгения Иванова. – 2002 елда Ижевск дәүләт медицина академиясенә укырга кердем. Акушерлык циклы буенча белем алганда мин үзем өчен ныклы карарга килдем: акушер-гинеколог булачакмын.
Евгения Владимировна практика үткәндә беренче тапкыр бала туу процессын күзәтүен хәзер дә хәтерендә саклый.
– Яңа кешенең дөньяга аваз салуын, әнисенең шатлыклы күз яшьләрен, сәламәт сабый тавышын, чын бәхет атмосферасын хәтерлим, аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый.

 

Еллар узу белән кызларымның дөньяга аваз салу мизгелләрен хәтердә яңартам һәм нәкъ менә шундый хисләр кичергәнемне аңлыйм. Табиб буларак, һәр бала табу очрагын үзем аша кичерәм, аларның көтелмәгәнчә килеп чыгуы физик кына түгел, ә рухи көчне дә ала. Барысы да яхшы үтсен өчен бөтен көчне куярга кирәк.
– Сезнең һөнәрегез бик катлаулы, җаваплы. Эшләргә кайдан көч аласыз?
– Һөнәребезне бөтен авырлыклары, катлаулыклары белән кабул итә белү ярдәм итә. Мин табиб исемен лаеклы алып барырга тиеш булуымны аңлыйм. Сабый дөньяга исән-сау туганда, җир йөзендә тагын бер кешегә артуы, чираттагы гаиләгә бәхет килүен аңлыйсың һәм моңа тырышлыгың, белемең ярдәмендә үзеңнең дә катнашың булуын тою – алга таба эшләргә көч бирә.
– Бала табу – җиңел эш түгел. Хатын-кызларга кайвакыт шушы авырлыкларны җиңәргә авыр була. Шундый хәлләрдә ничек эш итәсез?
– Безнең өчен бу көндәлек эш булса, бала табучы хатын-кыз өчен – тормышының яңа этабы. Аны аңлау өчен үзеңне шул хатын-кыз урынына куярга кирәк. Әлбәттә, хатын-кызны тынычландырырга, бала табу процессы нинди этапта булуын аңлатырга һәм бала табу уңышлы үтсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләргә кирәк.
– Сезнең нинди дә булса мавыгуларыгыз бармы һәм аларга вакытыгыз каламы?
– Мавыгуларга вакыт калмый диярлек. Әмма бакчадагы эшләр белән шөгыльләнергә, чәчәкләр үстерергә яратам. Китаплар укыйм. Рухи яктан бушану өчен тыныч сюжетлы китаплар сайларга тырышам.
– Вакытыгызның күп өлешен сез эштә үткәрәсез. Гаиләгез моңа ничек карый?
– Бәхеткә, ирем һәм балаларым аңлап карыйлар, миңа һәрвакыт ярдәм итәләр. Әнием ягыннан да зур ярдәм тоям. Гаилә – минем җылы учагым. Вакытны гаилә белән үткәрү, саф һавада йөрү, бергә кая булса да бару шатлык һәм җан тынычлыгы бирә. Якыннарым янында мин чын мәгънәсендә ял итәм. Әмма шул ук вакытта мин өйдә булмавымны тулыландырырга тырышам. Гаиләм өчен тәм-томнар пешерәм. Кечкенә кызым София белән китаплар укыйбыз, рәсем ясыйбыз. Зур кызым Настя һәм тормыш иптәшем белән комедияләр карарга яратабыз. Гаиләмә яхшы булсын, һәрбесенә игътибарым җитсен өчен барысын да эшлим.
– Кызларыгызның сезнең эздән баруларын телисезме?
– Табиб һөнәрен сайлауларын телим, әмма акушер-гинеколог булмасыннар иде. Бу бик авыр юл. Кызганычка каршы, һәрвакытта да бала таптыру уңышлы тәмамланмаска мөмкин. Хәлнең бөтен авырлыгын үз йөрәгең аша кичерәсең һәм бу бик күп рухи көчне ала. Бәхеткә, фаҗигале хәлләр сирәк була, әмма булган очракта – бу бик авыр. Ниндидер гаиләгә бәхет урынына кайгы килү турындагы уйлар баштан чыкмый. Икенче тапкыр мондый очракны кичерергә тагын да авыррак булачагын аңлыйсың. Эшкә кабат тотынырга яшь әниләрнең бәхетле мизгелләре, шатлык катнаш күз яшьләре ярдәм итә. Ул вакытта үз белемнәреңнең, осталыкларыңның кирәк булуын аңлыйсың.
– Бәйрәм алдыннан барлык әниләргә нәрсә теләр идегез?
– Аларны әни, хатын буларак кадерләсеннәр иде, лаеклы кешеләр тәрбияләү өчен көч һәм илһам телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев