Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итү турында хыялланган

Безнең илебезнең легендар хезмәтләренең берсенә- җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә октябрьдә 99 ел тула.

Бүген безнең әңгәмәдә­шебез-территориягә хез­мәт күрсәтү буенча җинаять­ләрне эзләү бүлеге начальнигы, полициянең өлкән лейтенанты Евгений Филиппов.
- Евгений, шунысы кызык, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә кешеләр ни сәбәпле баралар? Киноларда күрсәткән романтикамы бу?
- Билгеле. Биредә романтиканың да роле бар.Мин милициягә үземнең абыем - отставкадагы милиция подполковнигы Иван Филиппович тәэсирендә килдем. Бүген ул участковый уполномоченныйлары хезмәтендә полиция капитаны булып хезмәт итә.
Яшермим, мин чыннан да, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләргә хыялландым. Армиядә хезмәт итеп кайткач, полициягә эшкә килдем, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә алуларын сорадым, әмма тиешле белемем булмау сәбәпле, мине патруль-пост хезмәтенә генә алдылар. Әмма мин үкенмим. Әлеге хезмәт мине күп нәрсәгә өйрәтте: беренчедән, теләсә нинди һава торышында, теләсә нинди шартларда тиз, төгәл, килешенеп эшләргә, икенчедән, шәһәрне өйрәндем, ышанып әйтә алам: андагы барлык караңгы урыннарны, тыкрык­ларны беләм, өченчедән, төрле контингент белән таныштым һәм һәрберсенә үзенчә якын килергә кирәклеген аңладым.
2015 елда минем югары юридик белемем бар иде һәм мин көтмәгәндә дә шатлыклы хәбәр алдым. Оператив эшләр буенча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Салават Сәгъдетдинов миңа җинаятьчеләрне эзләү бүле­гендә эш тәкъдим итте. Мин, билгеле, ризалаштым.
- Беренче тәҗрибә сезне күңелсезләндермәдеме?
- Яшермим, беренче вакытта бик авыр булды. Мине зона оперуполномоченные вазифасына куйдылар. Автовокзал районына һәм Әлмәт юнәлешендәге торак пунктларга хезмәт күрсәттем. Мин үземнең өлкән хезмәттәшләремнең җинаятьчеләрне бик тиз таба алуларына сокланып карый идем. Җинаять кылынуга алар моны кем эшләвенә төшенәләр. Вакыт узган саен моңа алыштыргысыз тәҗрибә ярдәм итүен аңладым.
Яхшы оперативник булу өчен хезмәт күрсәтелә торган районда яшәүче гражданнарны, кемнең нәрсәгә сәләтле, нәрсә белән шөгыльләнүләрен яхшы белергә, һәрнәрсәдән хәдәрдар булырга кирәк.Шуның өстенә аралаша белү дә мөһим. Мин криминаль белешмәләрдә гел бер кешеләр чагылуын аңладым. Нигездә, болар тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы кешеләр. Алар үзләре җинаять кылалар, яисә аларга карата җинаять кылына.
Тагын бер төп деталь- җинаятьне беренче көннәрдә үк кайнар эздән шәһитләрнең күргәннәрне онытмаган вакытларында ук ачарга кирәк. Берничә көн үткәч, беркем бернәрсә хәтерләми инде. Җинаятьчеләрне эзләүче һәрчак үз өстендә эшләргә, камилләшергә тиеш. Шулай ук мәгълүматлар, яңа программа, мәгълүматларны кабул итү чаралары, видеофиксация аппаратурасы һәм башка шундый әйберләр белән эшли белү дә мөһим.
Мин барысына да тизрәк төшенергә тырыштым. Шәһәрдә шундый бер очрак булды. Мебель фабрикасы микрорайонында бер ир-ат акча яньчеген югалтты. Анда акчадан тыш банк картасы да бар иде. Бик күпләрнеке кебек үк пин-код язылган кәгазь кисәге дә шунда була. Билгеле, картасыннан акчаны шунда ук алалар. Билгеле, акча яньчеген кемдер тапкан, аның хуҗасын эзләп тормаган, үзе дә сизмәстән җинаятькә барган, банкоматтан кеше акчасын алган.Әлеге җинаятьне ачарга видеокамералар ярдәм итте. Бер тәүлек буе мин райондагы видеокүзәтүләрдә язылганнарны тикшердем. Банкомат янында урнашкан камералардан башладым. Алар урта яшьләрдәге бер хатынның ничек итеп банкоматтан акча алуын күрсәттеләр. Мин шикләнелүчене тоттык дип шатланган идем. Әмма бу җиңел генә барып чыкмады әле, аны берәү дә танымады. Мин кабат видеоязмаларга әйләнеп кайттым: банкоматтан кайсы якка китүен, кибеткә, подъездга, өйгә керүен күзәттем. Аны шу­лай гына табып буласын тулысы белән аңладым. Райондагы барлык камералардагы мәгълүматны тупладым.Шикләнелүчене шәһәргә җиткәнче күзәтә бардым. Ә анда ул бер кафега керде.Мин аны ашарга гына керде дип уйлаган идем, ә ул шунда эшли булып чыкты.
Шикләнелүченең шәхесе ачыкланды һәм ул тоткарланды. Шунда ук ул гаебен тулысынча таныды, акчаларны барысын да кайтарып бирде, әмма безнең аның эзенә төшүебезгә аптырады, акча яньчеген җирдән алуымны берәү дә күрмәгән иде бит дип гаҗәпләнде...
Бик күп нәрсәдә хезмәт­тәш­ләрем ярдәм иттеләр. Беренче чиратта болар - оператив эшләр буенча начальник урынбасары Салават Сәгъдетдинов, җинаятьчеләрне эзләү бү­леге начальнигы Ринат Мәгъсүмов, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы урынбасары Александр Липатов, шулай ук Антон Равилов, Андрей Шаров, Максим Бычков. Барысын да санап чыгарга мөмкин, безнең бердәм коллектив, без бергә эшлибез.
- Җинаятьчеләрне эз­ләү бүлегендә ике ел эшләгәннән соң үк сезне территорияләргә хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр. Сезнең эшегез нидән гыйбарәт?
- Ул бөтенләй үзгәрмәде диярлек. Шул ук кизү торулар, шул ук ачышлар. Мине кичә өйрәткән булсалар, мин инде бүген яшь хезмәткәрләрне әлеге эшнең нечкәлекләренә өйрәтәм, шул ук вакытта алар белән үзем дә өйрәнәм.
Район алты территориягә бү­ленгән, һәрберсенә җи­наятьчеләрне эзләү бүле­ге хез­мәткәре билгеләнгән. Бар­лык егетләр дә яшьләр, күп­тән түгел генә бирегә эш­кә килгәннәр, әле стаҗиров­ка үтәргә өлгермәүчеләр дә бар. Аларга хәзер безнең хезмәттә иң мөһиме - дисциплина, төгәллек, сизгерлек, күзәтүчәнлек, башка хезмәтләр белән үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә кирәклеген аңлатырга тырышам
- Бер ел эчендә җинаять­ләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Евгений Филиппов тарафыннан 30 дан артык җинаять ачылды, - дип сөйли җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы , полиция майоры Ринат Мәгъсүмов, - бу үз хезмәткәрләре арасында иң яхшы нәтиҗә.
- Үзләрен шушы хезмәткә багышлаганнарның тормышта нәрсә көч-куәт бирә?
- Гаилә, бары ышанычлы тыл гына төп терәк булып тора. Без өйгә бик еш соң кайтабыз, ял көннәрендә дә эшлибез. Төн уртасында да чыгып китәргә туры килә. Әгәр өйдә моны аңлап карасалар, бәхәс-аң­лашылмаучанлыклар чыкмаса, күңелең дә тыныч була. Шул вакытта эш тә әйбәт бара, нервылар да ныграк саклана.
- Үзеңнең коллегаларыңа нәрсә теләр идең?
- Гаделлек һәм намуслылык кебек асыл сыйфатларга ия булучылар, һөнәри этикага буш сүзләр тиеп карамаучыларны барысын да узган бәйрәмебез- Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйм. Җиңел хезмәт, уңышлар, сәламәтлек, һөнәри үсеш, тынычлык һәм бәхет телим.
Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев