Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ул гаилә музеен оештыру турындагы күптәнге хыялын тормышка ашырган

    Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, уңган- булган кешенең йорты да әллә кайдан күренеп тора.

    Йорт хуҗасы Рәшит абый оста гармунчы, курайчы, җырчы булуы өстенә төрле һөнәрләргә дә ия икән әле. Капкасындагы калайдан кисеп ясалган әтәчләре, баян-ноталары, «Яз җитә» дигән язуы ук үзеннән-үзе кәефне күтәреп җибәрәләр.Әлеге үзгәлек, матурлыкны булдыручы йорт хуҗасы турында янә дә бер кат булганнан бар да була диясе килә. Әйе, бер дә арттыру түгел бу, нәкъ шулай. Кәефләрне күтәрүче капкасын ачып керүгә исә янә бер могҗизага тап буласың. Алгы ягы шешәләрдән ясалган музей кемне генә битараф калдыра икән?! Аны ул җәен берүзе төзегән. «Музей оештыру идеясе минем күңелемдә күптән, фольклор коллективын җитәкләгән чорда ук барлыкка килде. Борынгыдан бүгенгә кадәр шу­шы кыйммәтләр, энҗе-мәрҗәннәр сакланып килгән икән, шуларны югалтмыйча, киләчәк буынга тапшыру, киләчәк буын белән бәйләүне мин үземә максат итеп куйдым. Күп кенә кешеләрдә, шулай ук үзебездә дә әби-бабаларыбыздан, әти-әниләрдән калган бик күп борынгы әйберләр саклана иде. Узган ел, ниһаять, шушы идеямне тормышка ашырдым, җәй көне аны төзү бәхетенә ирештем. Көннәр дә бик матур булды, рәхәтләнеп, бар күңелемне биреп эшләдем. Музейга яраклы әйберләребез бик күп җыелган иде, төрлесен төрле җирдә аунатып яткырмыйча, бергә туп­лыйсым килде. Теләгемә ирештем, алар хәзер барысы да музейда үз урыннарын тапты, авылдашлар да үзләрендә сакланучы экспонатларын китерделәр», - дип ихластан сөенеп сөйли Рәшит Вәлиәхмәт улы.
    Хәер, Рәшит абый музей төзүенә сабыйларчы сөенсә, без аның булдыклылыгына ихластан сокландык.Төзелеш эшләрендә ул бар нәрсәне үз куллары белән ясаган. Музей бинасының бер ягын шешәләрдән төзесә, калган өч ягы шлак кирпечләрдән . Ә әлеге кирпечләрне дә станокта үзе җитештергән. Шушы кирпечләрне ясау өчен кирәк булган станокны да үзе ясаган! Ничек инде моңа сокланмыйсың, күз генә тимәсен. Сабый чактан үк гармун чире кагылган, аннары шушы мавыгуын гомерлек һөнәре итеп сайлаган Рәшит абыйның бармак­лары гармун телләрендә ут уйнатса, төзелеш эшләрендә могҗиза тудырган...
    Күңелләргә үзгә бер сихри көч иңгәнен тоемлый-тоемлый музей эченә атлыйбыз. Киштәләргә төзелгән безгә дә бик якын, таныш булган әйберләрдән балачак, яшьлек елларына кайткандай булдык.Әнә заманында авыл тормышы өчен бик кирәкле булган әйберләр- кул тегермәне, ипи пешерү савытлары, керосин лампасы, чуен, табалар, чүлмәкләр, кул сепараторы, самовар... Бу әйберләр безгә, авыл балаларына, аеруча яхшы таныш, алар без үскәндә һәр өйдә диярлек бар иде. Аларны күргәч күңел янә кузгалды: әбиемнең самовар кайнатып безне мәктәптән каршы алулары, зур ипи савытларында мичтә ипи пешерүләре, әтиемнең керосин лампасы тотып терлекләр карарга чыгуы, әниемнең сепараттан каймак аертулары күз алдымнан йөгереп узды... Заманында без яратып тыңлаган радиоалгычны, аңа куеп җырлата торган пластинкаларны күргәч, үсмер елларыбызда ничек тырышып-тырышып пластинкалар җыюыбыз искә төште! Ул елларда өйдә радиоалгыч, төрле пластинкалар булу да зур бәхет иде ләбаса! Музейга кергән безнең чор кешеләре миңа калса, барысы да мондый хисләр кичерә торгандыр. Әнә шушы ягы, кешеләрне үткәннәргә кайтара алуы, нәсел-нәсәбен, аларның көнкүрешен янә бер кат барларга, уйланырга этәрүе белән әлеге гаилә музеенең кыйммәте бәяләп бетергесез. Өстәлдә тезелешкән уен кораллары: курай, сорнай, шакылдавыкларны исә музей хуҗасы заманында токарь станогында үзе ясаган. Шушы уен кораллары белән аларның «Энҗекәй» гаилә ансамбле күпме сәхнәләрдә чыгыш ясаган, меңәрләгән тамашачыны сокландырган. Гаилә башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минабетдинов җитәкләгән әлеге ансамбль кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачының күңелен яулый алган. Әлеге гаилә ансамблендә шөгыльлә­нүче балалары Гүзәлия, Ринат, Энҗе дә тамашачыны төрле уен коралларында уйнаулары, җырлары, дәртле биюләре белән дәртләндереп торган. Аларның уңышлары турында музей киштәсен бизәп торучы Мактау кәгазьләре, Дипломнар, төрле бүләкләре сөйли. Безнең газетада, шулай ук республика басмаларында да даими басылып килгән әлеге гаилә, ансамбльләр турындагы язмалар да биредә бик кадерле экспонат буларак саклана. Рәшит абый авыл өлкәннәре белән оештырылган «Гәләр» ансамблен дә җитәкләде. »Энҗекәй», «Гәләр» ансамбльләре белән бергә төрле җирләрдә чыгыш ясап, Чистаебызның данын яклап йөрде. Гаилә музеенда бу хакта сөйләүче язмалар бихисап күп. Музейда шулай ук төрле фабрикаларда эшләнгән утызлап гармун саклана. Рәшит абый өчен исә шулар арасында иң кадерлесе - әтисе сугыштан алып кайткан кызыл төстәге немец аккордеоны. Шулай ук әтисенең 1950 елларда алып кайткан баяны, ул бүләк иткән Тула гармуны бар. Әтисе Вәлиәхмәт абзый гәүдәгә зур булмаса да,татар көрәше буенча мәйдан тоткан кеше, күп тапкырлар Сабан туе батыры булган. Музейда шулай ук аңа бүләк итеп бирелгән гармуннар да саклана. Рәшит абый үзе дә беренче тапкыр биш яшендә әтисе сугыштан алып кайткан аккордеонда уйнаган. Шунда чыныгу алып канатланган малай шушы көннән соң гармуннан аерылмаган, яхшылап өйрәнү өчен кара мунчага барып уйнаган вакытлары да булган. Хәзер исә ул уйнамаган гармун төрләре калмагандыр дисәң дә, ялгыш булмас... Безнең үтенечне дә бик теләп канәгатьләндерде ул, җитез бармаклары күз иярмәс тизлектә тальян гармун телләрен биетте... Режиссер, аккомпаниатор, хореогаф, иңнәренә килешле итеп гармун аскан әлеге моң иясе тамашачы­ны сәхнәдә моң дөньясында йөздер­сә, тормышта яхшы гамәлләре белән якыннарын, авылдашларын шатландырып тора. Оныклары Динә, Ясминә, Зәринә, Нурислам, Камилә, Салих өчен бабалары якын дус та, киңәшче, сердәшче дә. Алар өчен ул вакытын да, шөгылен дә таба: таганнар, таучыклар, төрле фигуралар, бассейн ясаган. Гаилә музеен төзегәндә дә ул, һичшиксез, балаларын, оныкларын күз уңында тоткандыр. Оныгы Камилә бабасының рәсемен ясаганда куллары янына нурлар төшергән. Кызыксынучыларга исә: «Минем бабам бит алтын куллы, шуңа нурлар чыгып тора» дип аңлаткан. Тормыш иптәше Гөлфинур апа белән Гүзәлия, Ринат, Энҗене тәрбияләп үстергәннәр алар. Гөлфинур апа искиткеч кешелекле, ачык йөзле, юмарт җанлы кеше. Үзе дә матур җырлый. Менә дигән аш-су остасы, оста бакчачы, кош-корт үстерергә ярата. Рәшит абыйның төп ярдәмчесе, киңәшчесе дә әле ул. Тылың нык булмаса, әллә ни уңышларга ирешеп булмый, минемчә. Бу яктан да Рәшит абыйның җаны тыныч. Балалары да берсеннән-берсе тәртипле, уңган-булганнар. Олы кызлары Гүзәлия провизор, Ринат «Грант» фирмасында эшли, төпчекләре Энҗе - хисапчы. Гаиләләре белән бик матур яшиләр, әти-әниләренең лаеклы дәвамчылары.
    Ат елында тугангамы, Рәшит абый бер дә тик торырга яратмый, ул гел хәрәкәттә, хезмәттә, аның күңелендә әле тагын бик күркәм, изге хыялы бар. Ул гаилә шәҗәрәсен төзү турында хыяллана.
    Үз-үзен аямыйча, гомер буе туган халкына, сәнгатебезгә хезмәт итүче, тамашачыларны моң диңгезендә йөздерүче, бүген исә үткән белән киләчәкне тоташтыручы, зур тәр­бияви әһәмияткә ия музей оештырган Татар Ялтаны авылында гомер итүче Рәшит Вәлиәхмәт улы Минабетдиновның күңелендәге уй-хыяллары тормышка ашар иншАлла. АллаҺы Тәгалә аңа һәм гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле гомер бирсен.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: