Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ул чәчү комплексларында эшләү буенча алда бара

    Язгы кыр эшләре вакытында «Кутлушкино» хуҗалыгына барганда басуларда куәтле тракторны күрмичә үтү мөмкин түгел иде. Нәкъ менә Challenger MT 685 Д техникасында механизатор Фәнис Хәмидуллин (рәсемдә) хезмәт итә.

    Бүген тракторчы машина йортында, техникага профилактика үткәрә.
    - Хуҗалыкта чәчүне апрель азагында башладык, - ди Фәнис Шәфигулла улы, - 2013 елда сатып алынган техника өчен зур күләмдә эшләр билгеләнде. Кыска вакыт эчендә туфракны һәм чәчүлекләрне эшкәртергә кирәк, шуңа күрә иртәдән төнгә кадәр эшләргә туры килде.
    Salford B 25-40 чәчү комплексы ярдәмендә Фәнис Хәмидуллин 854 гектар туфракны эшкәртә, 1854 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары чәчә.
    - Фәнис, һичшиксез, җиң сызганып эшләде, - ди «Кутлушкино» фирмасы җитәкчесе Альберт Мингалимов. - Шундый хезмәт сөючән ир-егетләребез хуҗалыкта шактый. Әмма Фәнис Хәмидуллин быел үз тракторында чәчү буенча төп эшләрне кабул итте.
    Механизатор үзе турында күп сөйләргә яратмый. 1988 елдан Гаделша авылында эшләгән, ә 1993 елда Яуширмәгә даими яшәргә күченгән. Биредә тормыш иптәше һәм улы белән гомер итә, сүз уңаенда ул, табиб. Кызы Чистайда яши. Хезмәттәге уңышларының төп нигезе дип ул техниканы - трактор һәм чәчү комплексын карап тотуны саный, алар бергә саллы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәләр.
    Быел хуҗалыкта барлыгы 4 мең гектардан артыграк җирдә авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән. Эшләр кыска вакыт эчендә башкарылган. Шушы мәйданнарның яртысында заманча чәчү технологияләре кулланылган.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: