Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул “Булгария”не күтәрүдә катнашкан

Бу көннәрдә 2 нче гимназиянең актлар залында 1 һәм 2 нче номерлы гимназияләрдә, 1 нче лицейда укучыларның, "Салават күпере" социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ТР эзләү-коткару хезмәте водолазы Юрий Есин белән очрашу булды.

Хәрби очучы, ә хәзерге вакытта 2 нче гимназия укытучысы Азат Әкбәров тарафыннан оештырылган "Суда фаҗига" дип исемләнгән ачык дәрес быел җәен "Булгария" теплоходында һәлак булган республикада яшәүчеләрне искә алуга багышланды. Малайлар һәм кызлар иң элек шушы фаҗигагә багышланган фильм карадылар, һәлак булганнарны искә алдылар, шуннан соң коткару операциясендә турыдан-туры катнашкан водолаз Юрий Есин белән очраштылар. Юрий Петрович балаларга үз һөнәре, аңа ничек килүен, барлык авырлыклар һәм хәтта су астында водолазлар белән булган хәлләр һәм, әлбәттә, "Булгария"не коткару операциясе барышы турында сөйләде. Моннан тыш, ул үзе белән водолазлар эшләгән киемне алып килгән. Кайбер балалар хәтта аны киеп карадылар һәм шуннан соң үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик кызыклы булды, балалар водолазлар һәм эзләү-коткару хезмәте эше турында бик күп мәгълүматлар белделәр, ә кайберәүләр киләчәктә әлеге һөнәрне сайларга теләк белдерделәр һәм моңа кайда өйрәнергә мөмкин булуы белән кызыксындылар. Шунысы кызык, теләк белдергәннәр арасында кызлар да бар иде, әмма, кызганычка каршы, кызларны әлеге авыр, җаваплы эшкә алмыйлар.
Дәрес сизелмичә дә үтте, малайларда һәм кызларда Юрий Петровичка бирелмәгән сораулар шактый калды, димәк, чираттагы очрашуга сәбәп бар, ул, һичшиксез, кабат булачак. Әмма моңа охшаш очрашулар өчен сәбәпнең яхшы булуын телим, ә водолаз һөнәре тыныч һәм җәмәгать максатлары өчен хезмәт итсен, безнең тормышыбызда аларның ярдәме кирәк булган фаҗигаләр азрак булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев