Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул балигъ булмаганнарга якын килү юлы тапкан

«Форпост» муниципаль яшьләр хокук саклау хәрәкәте үзәге җитәкчесе Лариса Галиева 2016 елдан бирле ике балигъ булмаганның җәмәгать тәрбиячесе булып тора.

Аның фикеренчә, «авыр» балалар рәтенә, гадәттә, тиз рәнҗи торган балалар эләгә. Әлеге категория арасында шулай ук ышанычсыз гаиләләрдәге малайлар һәм кызлар да бар. Аларны тәрбияләү мәсьәләсе барлык кызыксынулы хезмәтләр – кисәтү субъектлары тарафыннан күрелә торган комплекслы чаралардан башка тормышка аша алмый.
– Әлеге яшүсмерләр үз дөнья­ларында – үз кичерешләре, уй-хыяллары, курку дөньясында яшиләр һәм, кагыйдә буларак, үзләренә игътибар җәлеп итәргә тырышып, явыз-кырысларга әвереләләр, әмма моның өчен олыларның ризасызлыгына тап булалар, – дип билгеләп үтә Лариса Николаевна. – Җәмәгать тәрбиячеләре бүгенге көндә аеруча кирәк, алар яшүсмерләргә заманча җәмгыятьнең үзгәрә барган со­циаль-мәдәни хәленә яраклашырга яр­дәм итәләр, аларны законнар һәм нормалар буенча яшәргә өйрәтәләр. Ә эш юнәлеше яшүсмернең проблемасына бәйле рәвештә төрле булырга мөмкин. Мин яшүсмерләрдә үз-үзләрен  уңай бәяләү, укуга теләк формалаштырырга ярдәм итүче чаралар үткәрергә тырышам. Аларны җәмәгатьчелек өчен файдалы эшчәнлеккә җәлеп итәсе, ял итүнең төрле формаларын тәкъдим итәсе килә. Минем тәкъдимнәремне балалар күтәреп алсалар, димәк, тырышлыкларым бушка түгел.
Узган елның августында, мәсәлән, «Набережная» паркында  «Форпост» активистлары «Яхшы кәеф лабораториясе» дигән гаилә спорт-уен квесты үткәрделәр, анда әти-әниләре белән бергә Лариса Галиевада тәрбияләнүчеләр дә катнаша. Һәр команда үзенә исем, шигарь уйлап тапкан. Шуннан соң бик күп сынаулар аша үтәргә туры килгән, әмма үзара ярдәмнән башка аларны уңышлы хәл итү мөмкин булмас иде. Балаларның һәм әти-әниләрнең уен вакытында берләшүе, бик күп уңай тәэсирләр алуы мөһим. Чара аза­гында барлык катнашучы гаиләләр иҗат итү өчен туп­ланмалар белән бүләкләнделәр.
Лариса Николаевна шулай ук үзара аңлашуны, аралашу осталыгын һәм гаилә әгъзалары арасында  ышанычны үстерү максатында «Тылсымлы җеп» тренингы оештырды. Ул үз карамагында булганнарның тормышыннан бар мөһим детальне дә – кемнәр белән аралашуларын, нәрсә белән мавыгуларын, өйдәге атмосфераны  игътибарга алырга тырыша. Алар туган көннәренә дә аңардан бүләкләр алганнар. Яшүсмерләр олылар ягыннан үзләренә кызыксынулы мөнәсәбәтне кадерли беләләр.
– Әлеге малайларны «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары белән бергә чараларда, аерым алганда, спорт чараларында катнашуга җәлеп итәм, – дип ассызыклый Лариса Николаевна. – Алар бадминтон, мини-футбол, стритбол уйнадылар.
Әйтергә кирәк, әлеге яшь, энгергиясе ташып торган хатын-кыз җитәкләгән «Форпост» үзәге рес­публикада иң яхшылар рәтенә керә. Үзе ул муниципаль районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзасы булып тора, социаль мөһим проектлар республика конкурсында берничә тапкыр җиңүче булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай